26 ноябрьдә Казанда "Дуслар әйлән-бәйләне" исемле Александр Хөсәенов исемендәге халык биюләренең XVI Төбәк ачык фестивале булды. Арча балалар сәнгать мәктәбенең "Ар-и-Эль"бию төркеме (җитәкчесе Камалова Эльза Илтүзәр кызы), фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, II урын яуладылар. Чын күңелдән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар телибез.