Әнкәемнең күңел сандыгы

2016 елның 2 декабре, җомга

Әнкәемнең күңел сандыгы

Әниләр көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип исемләнгән кичә булды.

Беренче булып сүзне район башлыгы Илшат Нуриев алды. Ул әниләрне бәйрәмнәре белән котлады, Яңа Кенәрдән биш бала анасы Гүзәл Садыйковага, Үрнәктән шулай ук биш бала анасы Алсу Нуриевага “Ана даны” медале, Арчадан Энҗе Миннебаева, Югары Пошалымнан Алсу Закировага “Ана капиталы” сертификаты тапшырды.

Бәйрәм уңаеннан сәхнәгә күп балалы, үрнәк, хезмәт алдынгылары булган аналар чыкты. “Арча” спорт мәктәбеннән бокс буенча тренер, дүрт бала анасы Ләйсән Галиевага яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, Иске Ашыт мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Иске Ашыт халык театрының үзешчән артисткасы Зөлфия Фәтхуллинага Арча Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, “Илком” ширкәтенең баш хисапчысы Наҗия Мәрдәновага җитәкчесе Ильяс Хәкимов, Наласа мәктәбе укытучысы һәм китапханәчесе Гүзәл Вахитовага район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, Пенсия фонды җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтовага хәрби комиссар Алмаз Борһанов чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.

– Рузия Нурмөхәммәтованың бер улы армиядә хезмәт итеп, ике медаль белән кайтты. Хәзер икенче улы армиядә, әлеге вакытта абыйсы хезмәт иткән Нахимов орденлы “Москва” крейсерында ерак сәфәрдә. Командиры егеткә яхшы характеристика биреп, әнисенә рәхмәт хаты җибәрде, – диде Алмаз Борһанов.

Соңыннан Арча балалар бакчалары коллективлары “Әнкәемнең күңел сандыгы” дигән искиткеч матур, эчтәлек-ле, үзенчәлекле фольк-лор тамаша күрсәтте. Ул җырлар, биюләр белән баетылды.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International