Түгәрәк өстәл артында очрашу
Ноябрьдә ел да Халыкара “Ак таяк” көне сукырлар һәм начар күрүчеләргә карата ихтирам, шәфкать, ярдәм көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Арча үзәк китапханәсендә Арча сукырлар җәмгыяте түгәрәк өстәл артында очрашу оештырды. Аны Арча сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зарипов ачып җибәрде, очрашуга килгән кунаклар белән таныштырды.
Арча сукырлар җәмгыятенең ел дәвамында башкарылган эшләренә исәп–хисап ясалганнан, алда торган проблемаларга тукталганнан соң, сүз сукырлар һәм начар күрүчеләрне беренче чиратта кызыксындырган мәсьәләләрне чишүче оешмалар вәкилләренә бирелде.
Монда, әлбәттә инде, беренче урында Пенсия фонды тора. Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина пенсия өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырды, пенсия фонды бинасында инвалидлар, шул исәптән сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен тудырылган һәм тудырылачак үзгәрешләр турында әйтеп үтте, күп сорауларга җавап бирде.
– Быел эшләүче пенсионерларның пенсиясенә индексация ясалмады, – диде ул. – 2017 елның гыйнварында һәр пенсионерга бер тапкыр 5 мең сум акча биреләчәк. Аннан хәзер гаризаларны шәхси кабинет ачып, шуның аша җибәрә аласыз. Алдан язылып килгәннәргә Пенсия фондында хезмәт чиратсыз күрсәтелә. Ә социаль пакет кулланучыларга белешмәләр декабрьдә авылларга пенсия белән таратыла, арчалар безгә үзләре килеп ала.
Шулай ук Гөлназ Ибәтуллина пенсионерлар берлеге–өченче буын институты эшләве турында әйтеп үтте, теләге булганнарны курсларда белем алырга чакырды.
“Ярдәм” хәйрия фонды филиалы җитәкчесе Назыйм Сибагатов кызыклы тәкъдимнәр кертте, күрмәүчеләргә сөйли торган сәгатьләр бүләк итте. Гомумән, ул җәмгыятькә һәрчак ярдәмен күрсәтеп тора.
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Наил Габдрахманов үз фикерләре белән уртаклашты.
– Сукырлар һәм начар күрүчеләр җәмгыяте белән без бер бинада утырабыз, аралашабыз. Бик актив яши алар. Араларында нинди генә талантлы кешеләр юк. Безнең максат – шуларны барлау, җанландырып җибәрү. Бәлки, араларында кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, төрле сувенирлар ясаучылар бардыр. Алар белән без үз эшебезне ачып җибәрә алабыз. Безгә ул устав нигезендә рөхсәт ителә. Шулай без сукырлар җәмгыятендәгеләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләсен дә тормышка ашырыр идек. Бергәләп уйлашыйк әле. Сездән инициативалар көтәбез. Мин шулар белән район җитәкчеләре янына керермен, – диде ул түгәрәк өстәл артында очрашуга килгәннәргә мөрәҗәгать итеп.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та катнашты.
– Ел да сезне түгәрәк өстәл артына җыеп аралашабыз, проблемаларыгызны сорашабыз, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырышабыз. Яңа идеяләрегез, фикерләрегез, теләкләрегез булса, әйтегез, без булышырга әзер, – диде ул.
Очрашу ахырында үзәк китапханәнең өлкәннәр бүлеге, республика сукырлар китапханәсенең Арча филиалы җитәкчесе Әлфия Галимова күңел ачу чарасы оештырды. Сукырлар һәм начар күрүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева