Фотограф булу җиңелме?

2016 елның 2 декабре, җомга

Фотограф булу җиңелме?

Берәү мактана икән: мин иң көчле кеше, бер бармагым белән кешенең йөз-кыяфәтен үзгәртә, табигатьне ямьсезли, кирәк икән, тагын да матуррак итә алам. Ничек шулай эшли ала дисезме? Бу кеше фотограф икән.

Фотографлар, гадәттә, үзләренең нәрсә төшерәселәрен алдан белеп, ничек төшерәселәрен дә уйлап куя. Чын фотографлар менә шундый булырга тиеш. “Һәм сабыр булырга”, — ди Казанның “Софит” фотомәктәбе укытучысы Виталий Агапитов. Фотосүрәтчеләрнең үзләренә хас кагыйдәләре хакында ул укучылары белән Арчаның “Караш” фотостудиясенә кунакка кайткач сөйләде. Фотосөючеләрнең дусларча түгәрәк өстәл артында аралашуында һәм уздыр- ган осталык дәресендә без дә катнаштык.

Арча Укучылар сарае каршындагы “Караш” фотостудиясен дүртенче ел инде Энҗе Бәйрәмова җитәкли. Бүгенге көндә 12 яшьтән 18 яшькәчә 18 укучы биредә фотосүрәт төшерү, аны ясау серләрен үзләштерә. Махсус программа нигезендә өч ел укыгач алар чын фоторәссамнар булып чыга. Киләчәктә үзләрен әлеге һөнәргә багышларга теләүчеләр мәдәният һәм сәнгать университетына оператор булырга укырга керә, журналист һөнәрен сайлый ала. “Читтән караганда фотоаппаратның төймәсенә генә басып тору кебек тоелса да, фотосүрәт төшерүнең нечкәлекләре күп, ул да һәр иҗат төре кебек сәләт таләп итә. Мәсәлән, безнең студия- дә балаларның кайберләре фотосүрәтләр генә төшерсә, икенчесендә төшерү сәләте юк, ул бары сүрәтләрне ясауның техник хезмәтен генә башкара”, – ди укытучы Энҗе Рафаэль кызы.

“Софит”чылар уздырган осталык дәресендә дә арчалар шактый мәгълүматка, җитәкчеләр Рәхмәт хатларына ия булды. Виталий Агапитов әйткәнчә, сабыр гына түгел, яхшы фикерләү сәләтенә, камил зиһенгә дә ия булырга тиеш икән фотограф. Алар үз укучылары белән Россиянең төрле җирләрендә булып, төбәкне өйрәнеп кызыклы фотосүрәтләр төшереп йөри һәм бер үк вакытта фотограф булу, сыйфатлы, эчтәлекле фотосүрәтләр төшерергә өйрәнә. Безнең районда да “софит”чылар Арчаның яшь фотографлары белән бергә “Балыкчы авылы”нда, “Әлифба” музеенда булдылар, андагы очрашу мизгелләре дә фотосүрәтләрдә үз урынын тапты. Музейга чит телләрнең берничә “Әлифба”сын бүләк итәргә вәгъдә бирделәр.

Ике көн Арчада яшәп алсалар да, вакытның тиз узуына “зарланышты” алар. Безнең яклар фотосүрәтчеләрне шулкадәр кызыксындырды ки, киләчәктә алар кирпеч сугу процессын һәм күркәләрдән орлык ясау күренешләрен фотосүрәтләрдә мәңгеләштерү нияте белән “АСПК” ширкәтенә һәм Арча урман хуҗалыгына кайтырга дигән уй белән китте. Ләкин Арчага алар барыбер кайтачак — киләсе елга “Шатлык” лагереның июль аенда ял итәчәк сменасында “Софит” һәм “Караш” студияләре лагерь балаларын фото төшерү һәм ясау серләренә өйрәтер дип көтелә.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International