Арчалар бәхетенә туган
Районда табиб Ринат Урманов турында “Аллаһы Тәгалә биргән доктор” диләр. Бу табибка бик зур бәя һәм район халкы өчен бәхет. Әнә, үзе дә, төз, озын гәүдәле доктор коридор буйлап җил–җил атлап монда таба килә...
Ринат Тәлгатович Арча районы хастаханәсендә реанимация бүлеген җитәкли. Командасы белән күп гомерләрне саклап калган табиб ул. Таҗикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрендә туып–үссә дә, тамырлары Башкортстан, Ульяновск, Татарстанга барып тоташа. Әнисе Нурдидә ханым чит телләр укытучысы, әтисе Тәлгать гидроэлектростанциядә инженер булып эшләгән. Абыйсы Дамир хәрби, отставкада, Төмән өлкәсендә яши. Ринат мәктәпне тәмамлагач, Таҗикстан дәүләт медицина университетына педиатрия факультетына укырга керә. Университетны кызыл Диплом белән тәмамлый. Комсомол оешмасы секретаре була. Укуын ординатурада дәвам итә. Университетта балалар хирургиясе кафедрасы мөдире булып эшләгән йөзләгән фәнни хезмәтләр авторы, танылган галим Азам Таирович Пулатовта, бик грамоталы, үтә дә оста наркоз белән идарә итүче укытучысы Хан Бариевич Иннакентийда эшкә өйрәнүе белән горурлана. Ул аларны: “Прогресс!” – дип атый. Дүшәнбедә республика клиник хастаханәсенең балалар бүлегендә анестезиолог–реаниматолог булып эшли. Таҗикстанда буталышлар башлангач, Татарстанга кайта.
– Ә ни өчен Арчаны сайладыгыз? – дип сорыйм.
– Башта министрлыкка хат яздым, анда миңа берничә районны тәкъдим иттеләр. Мин фатирлы районны сайладым, – диде ул.
Ринат Тәлгатович гаиләсен генә түгел, әти–әнисен дә үзеннән калдырмый. “Әти–әнине кече малай карарга тиеш”, – дип тә сокландырды табиб.
Анестезиологны күпләр операция вакытында авыруга наркоз биреп торучы, дип белә, реаниматолог һөнәрен бөтенләй дә күз алдына китерә алмый.
– Анестезиолог–реаниматолог медицинаның барлык бүлекләрен дә яхшы белергә тиеш, – дип сөйли Ринат Тәлгатович. – Авыр хәлдәгеләргә тиз арада ярдәм күрсәтергә кирәк. Кешенең гомерен сак-лап калу өчен барлык манипуляцияләрне дә эшлибез. Операция вакытында наркоз бирү белән бергә операция барышын, организмның әһәмиятле функцияләре торышын күзәтәбез.
– Казанның һәм Мәскәүнең абруйлы клиникаларында эшлисе килү теләге бармы?
– Хәзер Арча клиникасы да бик нык үзгәрде. Бина яңарды, заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Без хәзер өч анестезиолог. Лифт булу үзе генә дә ни тора! Икенче катка авыруны үзебезнең “җилкәдә” күп ташырга туры килде. Коллектив көчле. Начар хастаханәгә районара кан юллары үзәге һәм районара травматология үзәге оештырмыйлар. Ә алар нәкъ менә бездә булдырылды.
2011 елда Ринат Урманов республикада “Елның иң яхшы табибы” исемен алды. 2013 елда Казанда үткән универсиадада бригадасы белән медицина хезмәте күрсәтте. Ә анда республиканың иң көчле табиблары эшләде.
Ринат Тәлгатович тормыш иптәше Индира Зөфәровна белән район халкына медицина хезмәте күрсәтә.
– Үзем дә тарихны бик яратам, балалар да (Алфизә, Даян) икътисад һәм халык- ара мөнәсәбәтләр фәннәрен өстенрәк күрә. Алфизә Америка университетында 2нче курста укый.
Доктор операциягә ашыкты. Уңышлар юлдаш булсын үзенә.
...Юбилей көннәрендә безгә бер ханым шалтыратты:
– Менә мин кем инде Урмановка, йөрәк җитди нәрсә, өстенә дә кимичә Казанга чыгып чапты ул. Казан хастаханәсенә килеп җиткәч тә, каталканы үзе этеп йөгерде, – дип Ринат Тәлгатовичка гомерен саклап калганы өчен рәхмәт укый. Ә андый рәхмәт әйтүчеләр районда күпме?
Румия Надршина