Үз җилкәмдә татыдым
Республикада “Журналист һөнәр алыштыра” дигән акция бара.
Шуның кысаларында мин, “Арча хәбәрләре” газетасы корреспонденты, ул көнне “полициянең өлкән лейтенанты” Гөлсинә Зәкиева да, ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе юл–патруль хезмәте инспекторы, өлкән лейтенант Алмаз Зарипов, дәүләт инспекторы, өлкән лейтенант Ринат Хөснетдинов, юл–патруль хезмәте инспекторы, өлкән лейтенант Альберт Сабиров, Арча эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү буенча өлкән инспекторы, эчке эшләр хезмәте капитаны Алидә Нәбиуллина белән юлга чыктык.
ЮХИДИ хезмәткәрләре белән без иң күп юл һәлакәтләре була торган урыннарның берсе булган Зур Бирәзә турысына юллар кисешкән җиргә бардык. Үзләрен туктаткан яңа хезмәткәрне күреп аптырап калганнары да булды, куркулары йөзләренә чыкканнары да очрады. Шунысына игътибар иттем, гаебе булмаган кеше ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашудан курыкмый. Зур “КамАЗ”ны туктаттым. Шоферы елмаеп төште, беренче булып Әниләр көне белән котлады, аннан документларын күрсәтте.
– Түбән Новгородтан мин, йөкне бушаттым да, кабат шул якка кузгалдым. Юллар бик начар, бозлавык, – диде ул.
Ни өчен туктатуыбызны һәм акция турында ишеткәч, җиңел сулап куйды. Хәерле юл теләп озаттык үзен.
Икенче машинаның номерлары пычрак иде. Минем кисәтүемне бик җитди кабул итте, шунда ук машинасыннан төшеп номерларын сөртте.
Нәкь ЮХИДИ хезмәткәрләре кебек документларын да тикшердем, салоннарын да, багажникларын да карадым. Җитди оч- раклар теркәлмәде, әмма беркетмәләр төзелде.
Шушы аз гына вакыт эчендә тагын бер нәрсәгә игътибар иттем, ЮХИДИ хезмәткәрләренә чын психолог булырга кирәк икән. Берәүләре белән елмаеп сөйләшәсең, икенчеләре белән, киресенчә, кырысрак булырга кирәк. Бәхетемә, машина йөртүчеләр арасында ризасызлык белдерүчеләр, тавыш куптаручылар очрамады. Андыйлары да бар бит әле.
Көннәр буе салкында да, кеше этен дә урамга чыгармый торган карлы–буранлы көннәрдә дә, җәйге челләдә дә юлда хәрәкәт куркынычсызлыгы сагында торган ЮХИДИ хезмәткәрләре эшенең ни дәрәҗәдә авыр булуын бу көнне үз җилкәмдә татыдым. Аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим.
Гөлсинә Зәкиева