Теләк һәм активлык кирәк

2016 елның 2 декабре, җомга

Теләк һәм активлык кирәк

29 ноябрьдә районның иң актив эшмәкәрләре “Түгәрәк өстәл” артында җыйналды.

— Районда бүгенге көндә урта бизнес һәм эшмәкәрлекнең роле гаять зур, — диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин. — Шул ук вакытта проблемалар да бар, алар турында сезнең үзегездән ишетәсе, хәл итү юллары турында киңәшәсе килә.

— Беренче теләк — районда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да берүк шартлар куелсын иде, — диде шәхси эшмәкәр Тәлгать Закиров сүз алып. — Биредә менә законнарны үтәүче эшмәкәрләр утыра. Без салым да түлибез, санитария, экология, янгын куркынычсызлыгы таләп- ләрен дә үтибез. Бездә эшләүчеләр социаль яктан гарантияләнгән. Шул ук вакытта законсыз эш итүчеләр дә җитәрлек. Менә автосервисларны гына алыйк. Арчада алар хәзер урам саен диярлек.

— Менә безгә клиент килә, машинаны төзәтү бәясен белешә, аннан “тегеләргә” шалтырата. Законсыз эшләүчеләр бәяне бераз кимрәк куйган була, шунда китеп бара бу. Ә бит автосервислар белән торак йортлар арасы күпме булырга тиешлеге турында закон билгеләгән нормалар бар, алар үтәлми, — диде шәхси эшмәкәр Фансат Сибагатуллин.

— Әлеге мәсьәлә “соры” базарга каршы көрәш кысаларында каралырга тиеш,— диде Олег Спичкин. — Без бу турыда җирлек башлык- ларының да исләренә төшереп торабыз. Хәзер мәсьәләне тагын да катгыйрак итеп куярга туры килә. Монда җәмәгатьчелекнең дә активлыгы кирәк. Законсыз эш итүчеләрне ачыкларга, законда каралган чараларны кулланырга.

— Без кешеләрдән шикаятьләр булганда урынга барабыз, — диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Камил Гомәров. — Узган ел шундый сервисларның берсе ябылды.

— Бик кирәкле тема күтәрелде бу сөйләшүдә, — диде район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов. — Тик сорау туа: тәртип булдырырга телибезме, юкмы? Телибез икән, бу эш кампаниягә генә әйләнеп калырга тиеш түгел. Законсыз эшмәкәрлек өчен керем 250 мең сумнан арткан очракта җинаять җаваплылыгы да каралган. Аннан кимрәк сумма булганда административ җаваплылыкка тартып була. Әмма башлаган эш тукталып калмаска, халык моның вакытлы гына күренеш түгел икәнлегенә инанырга тиеш.

Законлы эшләүче эшмәкәрләр газ, электр өчен югары, ә качып–посып эш итүчеләр гадәти бәяләрдә түли. Кая монда гаделлек?

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин әлеге сөйләшүнең бик вакытлы икәнлеген әйтеп үтте. Бу өлкәдә тәртип салу буенча чаралар күрелә инде һәм алар нәтиҗә дә бирер.

 

Законсыз эшмәкәрлек фактлары турында 3–18–44 номеры белән шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International