Барысы да сәләтле
Һәр ел 1 декабрьдән башлап, республика күләмендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең ункөнлеге уза. Бу уңайдан һәркайда — мәгариф, мәдәният, спорт өлкәләрендә төрле чаралар, очрашулар, ярыш–бәйгеләр оештырыла, концерт–спектакльләр куела.
Арчаның күпфункцияле мәдәни–спорт үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең иҗади конкурсына сайлап алу туры узды.
Күпербаштан Гүзәл Абдуллина (нәфис сүз), Ашытбаштан Хәния Хәбибуллина (җыр), Арчаның күпфункцияле мәдәни–спорт үзәгеннән Зилә Сөнгатуллина (бию), Кәүсәрия Һадиева (җыр), Арчаның 2нче мәктәбеннән Гөлүсә Гарифҗанова (җыр), Ләйсән Шәяхмәтова (гитара), Арчадан Алсинә Кәлимуллина (җыр), Руслан Хәбибуллин (бию), Шушмабаштан Альбина Нургалиева (җыр), Югары Пошалым мәктәбеннән Илүс Галимов (җыр), Иске Кишеттән Ранис Хәйруллинның (җыр) чыгышлары залда утыручыларның күзеннән яшь тә китерде, горурлану хисләре дә уятты, сокландырды да.
Сайлап алу турында катнашучылар һәммәсе 9 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында узачак инвалидлар ункөнлеге төгәлләнү уңаеннан оештырылган концертта катнашачак.
Розалия Зиннәтова