Узган якшәмбедә авыл җирлекләрендә “Хәрәкәттә – бәрәкәт” девизы астында мәдәни–спорт чаралары старт алды. Беренчесе Апаз авыл җирлегендә үтте. Кышкы Сабантуйны хәтерләткән бу чарада авыл җирлегенә кергән бар авылдан килделәр. Пөшәңгәрләр ярминкә оештырды, шашлыгы пеште, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланырга мөмкин иде. “Ватан” хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Әхмәтов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков та чарада катнашты, авыл халкын кышкы бәйрәм белән котлады.
Чара бәйге рәвешендә үтте. Яшьләр, балалар ике командага бүленеп күңелле ярышларда, хәрәкәтчән уеннарда көч сынашты. “Сазлык аша” да чыктылар, чаңгыда да йөрделәр, тыңлаусыз шарлар белән дә идарә иттеләр, сикерделәр, йөгерделәр дә. Ярышларның хоккей мәйданчыгында, ягъни боз өстендә үтүен исәпкә алсаң, алар бик үк җиңелләрдән булмады. Әмма яшь чакта андый кыенлыклар куркытамы соң. Рәхәтләнеп биеделәр дә әле. Бәйрәмне матур җырлар да бизәде. Әлбәттә, җиңүчеләр бүләксез дә калмады.