1 декабрь көнне Арча Мәдәният йорты үзенә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны җыйды. Бу көнне биредә инвалидлар декадасы башлану уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Бөтенроссия смотрлары лауреаты, Иске Ашыт халык театры Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!” спектакле (режиссеры Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи) куйды. Бүгенге көн кадагына тәңгәл килә торган, гаилә мөнәсәбәтләренә корылган спектакль тамашачы күңеленә хуш килде. Алар артистларны аягүрә алкышлап рәхмәт әйтте.