Яңа законга өметләнәбез
Германиядә сугыштан соң ук инвалидлар турында кайгырта башлаганнар. Без аны әле сизә башладык. Социаль әһәмияткә ия биналарга, мәктәпләргә, күп фатирлы йортларга коляскада йөрүче инвалидлар өчен керү–чыгу юллары, бәдрәфләрдә, диварларга тотыну җайланмалары эшләнә, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тротуарларга махсус плитәләр җәелә һ.б. Россия Федерациясенең 2014 елның 1 декабрендә инвалидларны социаль яклау мәсьәләләре буенча чыккан законы (№419) 2016 елның 1 гыйнварында көченә керде. Ә 1 июльдән ул закон тулы көченә керде.
Шул уңайдан район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Рәшит Шакиров белән сөйләштек. Ул менә нәрсәләр сөйләде.
– 2011 елдан башланган “Уңайлы мохит” программасын тормышка ашыруны дәвам итәбез. Яңа закон нигезендә хәзер һәр яңа төзелгән объектта инвалид- лар өчен уңайлыклар тудырылган булырга тиеш. Проектны эшләгәндә үк алар кертелә. Ә менә моңарчы төзелгәннәр белән кыенрак. Хәзер күбесе шәхси объектлар. Без аларның хуҗаларын уңайлык- лар эшләргә мәҗбүр итә алмыйбыз, бары тик тәкъдим генә итәбез. Әмма алар законны үтәргә бурычлы. Коляс- кадагы инвалид өчен бина янында машина кую өчен автостоянка булырга, тотыну җайланмалары ярдәмендә махсус юлдан бинага үтү, бина яки йортның югарыдагы катларына күтәрелү мөмкинлеге (күтәрү платформасы – аппарельләр) булырга тиеш. Безнең күп фатирлы йортларда лифт булмавы кыен. Ә менә яңа төзелгән Арчаның 3нче мәктәбендә лифт бар. “Госстройнадзор” оешмасы вәкилләре яңа төзелә торган объектны сантиметрлап үлчәп тикшерә. 120 объектка “Инвалидлар өчен уңайлыклар паспорты” эшләнде. Анда башкарыласы эшләрнең вакыты язылган. Паспорт нигезендә интерактив карта булдырыла. Инвалид Интернет челтәренә кереп, кайсы объектта уңайлыклар тудырылганын карый ала.
Мин Фәрит Минхәировның мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бочче секциясен алып баруын һәм уңышларга ирешүләрен батырлык- ка тиңлим.
– Укучылар сараенда секциядә 10 яшүсмер шөгыльләнә, – дип сөйләде ул. – 4се коляскада. Ярышка без Казанга, Чабаксар, Яр Чаллы, Чистай, Яшел Үзән, Нурлатка кадәр барган бар. Быел районга мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлы автобус кайтуы бик яхшы булды. Шартлар тудырылмаган авто- бусларга кереп–чыгулары кыен иде. Хәзер бик җайлы. Бочче тубы өчен бик шома идән кирәк. Безнең хыял – тигез, шома идәндә шөгыльләнү.
Бочче белән шөгыльләнүче Ралинаның әбисе Венера ханым белән сөйләшәбез.
– Район Мәдәният йортында концерт карарга бик яратабыз, – диде ул. – Анда кереп–чыгу өчен мөкинлекләр бар. Атнага өч тапкыр бочче секциясенә бару өчен автобус килеп ала. Бик уңайлы. Анализлар биргәндә кыен. Әнисенең “җилкәсе” түзсен...
Көнбатыш урамындагы 24 йортта яшәүче Мөнир Шакировның хәлен белештек.
– Фатир беренче катта. Әмма тышкы яктан 6–7 баскыч һәм эчкә кергәч, тагын 6–7 бас-кыч менәргә кирәк. Коляска өчен менү юлы юк. Подъездда түзәргә була. Әмма тышкы яктан кыен. Шунлыктан мин бүген вакытлыча әни белән Әтнә районы Күшәрдә яшим. Авылда бернинди шарт та юк...
Шундый бер гыйбарә яши. Берәү аксакалдан: “Аллаһы Тәгалә ни өчен авыруларны һәм гарипләрне тудыра икән?” – дип сораган. Карт болай дип җавап биргән: “Кешеләрдә намус сүнмәсен өчен”. Уңайлыкларның акчага бәйле икәнен яхшы аңлыйбыз. Инвалидларны кайгырту дәрәҗәсе илнең никадәр алга киткәнен күрсәтә. Без яңа законга ышаныч баглыйбыз.
Румия Надршина