Сөйгән яры шахтада калган

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Сөйгән яры шахтада калган

30 ноябрьдә муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина Өчиле авылында яшәүче Рәйхана Исламованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Бүгенге көндә бер ялгызы гомер итүче Рәйхана әбинең күргәннәре — китап язарлык. Кияүгә чыкмаган, балалары юк аның, яшәве дә гел туган авылында.

— Йөргән егетем бар иде, — дип сөйләде ул безгә. —Армиягә алдылар, срогы тулгач бераз акча эшләп кайтам дип шахтада калды, шахта ишелеп шунда әрәм булды.

Кызны урлап та алып китеп карыйлар, аннан да качып кайта. Бик чая, җитез, батыр кыз була ул. Шуңа бар эшкә аны кушалар. Ат та, сыер һәм үгез дә җигә ул. Җәяүләп симәнә дә ташыйлар.

— Бер елны 18 кызны Арча элеваторына симәнәгә җибәрделәр, — ди ул. — Апрель ае, ташу вакыты. Аллы–артлы ике капчыкка (32 кило) борай салып Бирәзәләр аркылы кайтырга чыктык. Тауны төшсәк, болынга су җәелгән, диңгез кебек булган. Нишләргә? Өлкәнрәк бер кыз бар иде, шул алдан кереп китте. Тезелешеп алдагыбыз- ның капчыгына тотынып суга кереп киттек. Болындагысы — билдән, әле бит елгасын да чыгасы бар. Анда су муенга җитте, ничек исән калганбыздыр. Ашлыкны Өчиледә мәчеткә бушаттырдылар, икенче көнне тагын чакырып алдылар, бу юлы борайдагы солычаны чүпләдек.

Рәйхана апа сөйләгәннәрне тыңлап утыр- ганда да тәнгә “каз ите” чыга, алар ничек түзгән?

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International