Җәза бирмәү җавапсызлыкка китерә

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Җәза бирмәү җавапсызлыкка китерә

Узган шимбәдә балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләүче гаиләләрдә җыелган коммуналь хезмәтләр өчен әҗәтләр буенча баланс комиссиясе утырышы булды.

Аны район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Комиссия утырышында район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев һәм төрле хезмәтләр вәкилләре катнашты.

Коммуналь хезмәтләр буенча әҗәтләре булган ба- лигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр җитәрлек җыелган. Илдус Әһлиев әйтүенчә, аларның кайберләре әҗәтне вакытында түләргә кирәклекне, югыйсә, аның артканнан-артып барачагын аңлый, тик түләү мөмкинлеге юклыктан иза- лана, икенчеләре, киресенчә, мөмкинлеге булып та, белә торып качып йөри, сөйләшергә дә теләми.

Әмма файдаланган һәр хезмәт өчен түләргә кирәк. Коммуналь хезмәтләр өчен дә түли алмаган гаиләләрдә балалар ничек яши? Җитәкчеләрне менә шул борчый.

Ул көнне әҗәтләре күп җыелган (хәтта 200 мең сумга кадәр җиткәннәре бар) балигъ булмаган яшьтәге балалар тәрбияләүче гаилә башлыклары комиссия әгъзалары каршында җавап тотты.

– Без сезнең балаларыгызның куркынычсызлыгы турында кайгыртабыз. Кирәк булса, ярдәм итәбез, мөмкинлегегез булып та түләмәгән очракта иң кырыс чаралар кулланыр- га мәҗбүр булачакбыз, – диде аларга Любовь Осина.

Комиссия каршына басканнар арасында төрлесе бар. Кайберсе озакка сузмыйча, я булмаса, аз–азлап түләячәкләре турында вәгъдә бирә, икенчеләре оешмалар тиешенчә хезмәт күрсәтмәүләрен сәбәп итеп куеп, шуның өчен түләмәүләре турында белдерә.

– Су счетчигы ватылды. Төзекләндердек. Һаман кеше башыннан түләтәләр, – дип зарланды берсе.

– Төзекләндергәннән соң безгә килеп аны законлаштырырга кирәк. Безнең хезмәткәрләр барып карап, пломба куярга тиеш, – дип аңлатты аңа “Водоканал-Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаев.

– Яшәргә урын юк, дидегез. Фатир бирделәр. Ник шунда яшәмисез? – дип туктатты Алмаз Сәгыйтьҗанов барлык оешмаларны гаепли башлаган берсен.

Фатир дигәннән... Араларында күп балалы гаилә буларак икешәр, хәтта өчәр фатир алганнары бар. Бушка. Йортларында яшиләр, фатирларда коммуналь хезмәтләр өчен түләмиләр. Ипотека түләп баручылар ничек акча таба икән? Боларга әле җитәкчеләр ярдәм итәргә дә әзер тора бит.

– Бер гаиләгә бөтен коммуналь хезмәтләре өчен түләп бетерерлек матди ярдәм күрсәттек. Ә алар ул акчаны эчеп бетерде, – диде Илдус Әһлиев.

– Эчкечеләргә бернинди ярдәм күрсәтәсе юк, – диде аңа каршы Любовь Осина. – Ана хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк аларны. Җиде балалары бар. Кечкенәсенә берничә генә ай. Өйләрендәге тәртипсезлекне әйтеп бетерерлек түгел. Андыйларга карата җәза кулланырга. Чөнки җәза бирмәү җавапсызлыкка китерә.

– Зарларына да колак салыгыз. Бәлки, алар ягында да хаклык бардыр? Тиеш икән, җитешсезлекләрне бетерергә кирәк, – диде оешма вәкилләренә мөрәҗәгать итеп прокурор урынбасары.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International