Әйбәт буласы да бит...
Соңгы елларда авылда эшләргә теләгән кешегә дәүләт төрле программалар тәкъдим итә. Безнең районда да әлеге ярдәмнән файдаланучылар аз түгел.
2 декабрьдә районда үткәрелгән гражданнар җыелышында да сүз авылларның киләчәге, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеге турында барды.
— Безнең районда авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур игътибар бирелә, — диде муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина. — Авыл җирлекләре башлыклары тиешенчә эшләгән урыннарда нәтиҗә дә әйбәт. Әмма һәркайда да алай түгел.
— Бүген без республика программаларының кайсылары ничек эшли — менә шулар турында сөйләшергә җыелдык, — диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев. —Аларны тагын да нәтиҗәле итү өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Шул турыда тәкъдимнәрегезне, фикерләрегезне ишетәсе килә. Алар Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында 2017 елга хуҗалык итүнең кече формалары белән эшләү планын төзегәндә исәпкә алыначак.
Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова үзенең чыгышында дәүләт программаларының авыл халкы өчен сизелерлек ярдәм булуын әйтеп үтте. “Кечкенә фермалар төзү өчен 2015 елда – 1, быел 1 хуҗалык 200әр мең сум акча алды, — диде ул. — Халыкта терлек арта, соңгы вакытта мөгезле эре терлекләр 333тән 571гә җитте”. Ә менә ветеринария хезмәте өчен каралган 300 сумны алырга теләүчеләр табылмаган, чөнки суммасы аз, шуның өчен күпме кәгазь әзерләргә кирәк. Бәлки аны гадиләштереп буладыр?
— Без бүген авылларның киләчәге, аларны саклап калу юллары турында сөйләшәбез, — диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Дөресен әйтсәк — авылга игътибар җитми, булган программалар да тулы көчкә эшләми. Терлеккә бер укол кадаган өчен дә күпме кәгазь җыярга кирәк. Терлек саны арту зур түгел, субсидия бирә башлагач исәптә тормаган малларны исәпкә керттеләр. Чынбарлыкта халыкта мал кими, шуңа күрә үз–үзегезне тынычландырып йөрмәгез. Яңа төзелгән ветеринария пунктлары да тулысынча эшләми әле.
Кече фермалар төзү өчен 200әр мең сум бирү программасы чыннан да тормышчан булды. Безнең районнан әлеге субсидияне ике елда 51 хуҗалык алды. Теләк белдерүчеләр тагын бар.
Арча районы – иң зур район. Лимит биргәндә бу исәпкә алынсын иде.
— Авылларда яшьләр калмый, авыл картая, — диде Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина. — 80 хуҗалык- лы Сеҗедә 17 йорт буш, 40лап йортта яшәүчеләр өлкән яшьтә. Көтүче табып булмый, Гөберчәктә шәхси хуҗалык көтүен дә электр ярдәмендә көтә башладылар. Бездә эш проблемасы да юк үзе, юллар яхшыра, әмма яшьләр китү ягын карый. Аптыраган инде, бәлки сөткә бәяне арттырыргадыр? 2010 елда сөт бәясе югары булды, азык кытлыгы булуга карамастан, маллар артты. Бәлки сөтнең килограммына 1 сум булса да субсидия өстәү файдалырак булыр, документ мәшәкате дә кимер иде.
Татарстанның атказанган ветеринария хезмәткәре Мөхәммәт Шәрәфиев гел халык арасында. Һәм ул күпләр фикерен җиткерде.
— Авылны саклау өчен нәрсә эшләргәме? Беренче чиратта субсидия дигән нәрсәне онытырга кирәк. Сөткә ел буе бер бәя куярга, мәсәлән, литрына 20 сум. Җәен дә, кышын да шулай. Халык- та терлек кимемәячәк! Артачак, сыер асрауга кызыксыну туачак.
Ит мәсьәләсе. Миңа бик күп кешеләр бу көннәрдә бер сорау бирә: итне кая куярга?
Дәүләтнең хәзерләүләр оешмасы булырга тиеш. Элек заготконторалар бар иде бит. Бөтен кеше итен, башкасын шунда китерсен. Ил зур, вагоннарга төяп кирәк урынга озатсыннар. Лесхозда кибеткә керәм, сарымсакның килограммы 347 сум. Без үстерә алмыйбызмы инде аны. Әйтсеннәр, Мөхәммәт абый, фәлән кадәр сарымсак үстер, көз көне фәлән сумнан алабыз, дисеннәр. Бәрәңге белән дә шулай, үстерсен халык, рәхәтләнеп яшәсен.
Ильяс Фәттахов