Мөмкинлекләре чикле, сәләтләре чиксез
Яңа Кенәр интернат–мәктәбендә “Мөмкинлекләре чикле, сәләтләре чиксез” дигән инвалидлар иҗаты бәйгесенең сайлау туры узды. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар биюдә дә, җырда да, сәнгатьле сөйләүдә дә үз осталыкларын күрсәтте.
Беренче булып укытучылары керткән хезмәткә бәя бирик әле. Һәр бию (биюләр күбрәк куелган иде) җентекләп, уйланып эшләнгән, кызыклы, моңарчы күрелмәгән элементлары бар, костюмнар да искиткеч матур, үзенчәлекле. Концерт “Уен” дип исемләнгән шаян бию белән башланып китте. Бу гади бию генә түгел, шуның эчендә татар халкының милли бәйрәмнәре дә, уеннар, бәйгеләр дә чагылыш таба. “Шүрәле” биюе дә үзгәлеге белән шунда ук күзгә ташланды.
– Бу гадәти балалар белән эшләү түгел, аларның мөмкинлекләре чикләнгән булуын да исәпкә алырга кирәк, – ди әлеге биюләрне куючы Нелли Баһаветдинова.
Ә бернинди аерма сизелмәде. Сәхнәне дер селкетеп, бөтен күңелләре белән бирелеп, хисләнеп бииләр. Моның эчендә нинди хезмәт ятканын укытучылар үзләре генә беләдер. Бу сүзләр мари халыклары биюенә дә кагыла. Искиткеч. Татар егетләре биюе дә шундый бәягә лаек. Шаян рус халык, “Дуслык”, нәни “Гөмбәләр”, көнчыгыш, мексика, украин халыклары, заман яшьләре, “Чабата”, “Кышкы әкият” биюләре дә алкышларга лаек.
Шигырь сөйләүчеләр Мелетий Шәрипов, Салават Алтаев, Максим Моратов, Максим Плотников, Айсинә Исмәгыйлеваны да мактап китми мөмкин түгел. Тырышканнар бит. Күпме хезмәт куйганнар. Өченче төркемдә тәрбияләнүчеләр башкаруындагы “Мин – шофер” дигән җыр да уңышлы чыкты һәм югары бәя алды. Ә “Мин яратам сине, Татарстан” дигән җырны башкарган Булат Нәҗипов бөтенләй таң калдырды. Сокландыргыч матур, моңлы, көчле тавыш. Чын талант. Үстерергә иде ул талантны, зур сәхнәгә чыгарырга иде.
Жюри да шул фикергә килде, Булатны һәм тагын биш номерны инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 9 декабрьдә Арчада үткәреләчәк концертта чыгыш ясарга сайлап алды.
Гөлсинә Зәкиева