2016 елның 7 нче декабрендә инвалидлар Декадасы кысаларында “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тазалык мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әниләре өчен Арча шәһәренең “Казан арты “ тарих –этнографик музеена экскурсия оештырдалар.
Экскурсия барышында олылар үткән балачакларын искә төшерделәр, ә балалар әби- бабаларыбыз ничек яшәгәнен музей экспонатлары күзәткәндә күрделәр.Балалар экспонатларны карап тарихның техниканың авыр кул хезмәте алмаштырган чорга сәяхәт кылдылар. Ул чорда кешеләрнең уйларында мәгълүмати технологияләр бөтен дөньяны чолгап алыр дигән фикер булмагандыр.