8 нче декабрь көнне Арча районы Яңа Кырлай урта гомуми белем базасында ”Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды
8 нче декабрь көнне Арча районы Яңа Кырлай урта гомуми белем базасында ”ФДББСны гамәлгә ашыруда укытучының роле. Федераль дәүләт гомуми белем стандартын гамәлгә кертү шартларында заманча дәрескә таләпләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы стандарты” темасына Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булып узды. Семинарга республикабызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары килде.
Семинар кунакларын Яңа Кырлай мәктәбе укучылары “Каз өмәсе” күренеше һәм каз бәлеше белән каршы алдылар. Кунаклар мәктәп һәм шул ук бинада урнашкан балалар бакчасы эшчәнлеге белән таныштылар, нәниләрнең чыгышларын да карадылар. Мәктәп директоры Энҗе Фәрук кызы Минҗанова мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуның торышы турында сөйләде.
Семинар ачык дәресләр белән дәвам итте. Кунаклар 7 нче класста татар теле, әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызының “Татарлар һәм аның бөек уллары Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый” һәм 1 нче класста Камалиева Рәмзия Мәдрәсүл кызының “Ялгызлык исемнәр һәм алар кергән җөмләләрне уку һәм язу” темаларына үткәрелгән ачык дәресләрен карадылар. Дәресләр, заман таләпләренә туры китерелеп, яңа технологияләр белән үткәрелде.
Семинарның икенче өлешендә татар теле укытучысы Әхмәтгалиева Эльмира Алис кызы “Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары” исемле осталык дәресе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы “Казан арты- татар мәгърифәтенең һәм мәдәниятенең мәркәзе” дигән темага эшлекле уен күрсәттеләр.
Семинар түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының бүлек мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызының “БРТ га һәм олимпиадага әзерлек эшен оештыру” темасына чыгышы тыңланды. Арча мәгариф бүлеге методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина районда милли белем бирү эшчәнлеге турында сөйләде.
Катнашучылар семинар эшчәнлегенә зур бәя бирделәр.