Шушы көннәрдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә, “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә “Изгелекне тирә-ягыңдагыларга да өләш” дип исемләнгән спорт чаралары узды.
Хәрәкәтләнә алырлык өлкәннәр дә төрле уеннарда катнашып, укучылар, балалар “Күңелле стартлар” һәм төрле ярышларда көч сынашып, һәркем “Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең бүләкләренә, җиңүчеләр спорт мәктәбенең медаль һәм грамоталарына ия булды.