Казанлы EuroSkills 2016 Европа чемпионы булды

2016 елның 9 декабре, җомга

Казанлы EuroSkills 2016 Европа чемпионы булды

6 декабрь көнне Казанга Гетеборге шәһәреннән гомуми команда ярышларында беренче урын алган EuroSkills Россия җыелма командасы вәкилләре, Европаның WorldSkills 2016 чемпионнары кайтты.

EuroSkills 2016 — ярышлар гына түгел, бу — эш эзләү, укыту программалары турында мәгълүмат алу, европаның яшь, булачак югары квалификацияле белгечләре өчен очрашу урыны. Иң куанычлысы — шундыйлар арасында безнекеләрнең — татарстанлыларның да булуы. Узган ял көннәрендә Казанның “Техвент” компаниясе хезмәткәре Вадим Поляков “Суыту техникасы һәм кондиционерлаштыру” компетенциясе буенча Россия җыелма командасын тагын бер алтын медальгә баетып, Европа чемпионы булды. Вадим белән беренче урынны, аныкы кебек үк очколар җыеп, бельгияле һәм нидерландлы бүлеште.

Быел Россия җыелма командасы үз тарихында рекорд куйды — гомуми команда зачетында 15882 балл җыеп, 1 урынга лаек булды. Медаль саннары буенча, Россиянең җыелмасы 7 урында (ике алтын, ике көмеш, бер бронза). Бирелгән биремнәрне сыйфатлы итеп башкарган өчен җыелма команда вәкилләре 11 мактаулы бүләккә ия булды. Медальләр өчен барган 35 көрәшнең 32 сендә Россия җыелма командасы катнашты.

Үткәннәргә күз салсак, Россия җыелма командасы беренче тапкыр EuroSkillsка 2014 елда катнашып, 25 команда арасында 11 нче урын яулаган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International