Чегән хатыны “дәвасы” 80 меңгә төшкән

2016 елның 9 декабре, җомга

Чегән хатыны “дәвасы” 80 меңгә төшкән

Малмыждан Арчага килгән чегән хатыны Б.ның максаты өлкәннәрне алдап акчаларын урлау була.

Һәм ул аны тормышка ашыра да. Сентябрь аенда була бу хәл. Арчада бер фатирга керә, дәвалау осталыгы барлыгы турында белдерә. Әмма аның өчен стакан белән су алырга, шуның өстенә акча куярга кирәклеге турында әйтә. Моңарчы аның “дәвалау осталыгы” турында кемнәрдер аша хәбәрдар булган З. ышанып 20000 сум акчаны сулы стакан өстенә китереп куя. Әмма Б. моның белән генә канәгатьләнми, бөтен авыруларын да чыгарып бетерү өчен бу акча гына җитмәве турында әйтә. З. бу хатынның уенда җинаять эшләү дип башына да китерми. Ул, “дәвалау- чы”га тулысынча ышанып, яңадан акча алып килә, бу юлы 60000 сум, аны да стакан өстенә куя.

Чегән хатыны ул акчаларны яулыкка төреп гәүдәңә бәйләп куйдым дип З. ны тәмам ышандыра. Үзе шул 80000 сум акчаны алып юкка чыга. Зыян күрүче алданганын аңлый, тик инде соң була. Шулай ул зур суммадагы акчасыннан колак кага.

Ә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре алдау юлы белән акча урлаган мошенник хатынның эзенә бик тиз төшәләр. Аңа хәзер суд каршында җавап бирергә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International