Прокуратура аңлата
РФ Хезмәт кодексының 186нчы маддәсе нигезендә, кан һәм аның компонентларын бирү көнендә, шулай ук моңа бәйле медицина тикшерүе көнендә хезмәткәр эштән азат ителә.
Әгәр хезмәткәр кан бирү көнендә эшкә чыкса, аның теләге буенча башка ял көне бирелә. Кан бирү отпуск чорына, ял яки эш көне булмаган бәйрәм көнгә туры килсә, хезмәткәр теләге буенча башка ял көне бирелә. Һәр кан бирү көненнән соң хезмәткәргә өстәмә ял көне бирелә. Хезмәткәр теләге буенча бу ял көне отпускка өстәлергә яисә кан биргәннән соңгы ел дәвамында башка вакытта файдаланылырга мөмкин. Кан биргәндә эш бирүче хезмәткәрнең кан биргән көннәре өчен уртача хезмәт хакын һәм моңа бәйле ял көннәрен саклый.
Ринат Ситдыйков,
район прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе