Хезмәтнең төбе алтын

2016 елның 9 декабре, җомга

Хезмәтнең төбе алтын

Район балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең утырышы булды. Утырышны район башкарма комитеты житәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов алып барды.

Балалар арасында ничек җинаятьчелекне булдырмаска? Ничек аларны илгә–көнгә файдалы итеп үстерергә? Сөйләшү җитди булды. Ул турыда тәфсилләп сөйләп тормыйм. Һәр ата–ананың баласын тәртипле итеп үстерәсе килә. Арчада күпләрнең баласын җитәкләп, Укучылар сараена, бассейнга, Боз сараена, сәнгать мәктәбенә йөгерүен күреп торабыз. Хәтта Казанга йөрүчеләр бар. Авыллардан да килүчеләр күп. Ата–ана тәрбиянең нигезен шөгыльдә күрә. Без гомер иткән өлкәннәр турында күп язабыз. Аларның күбесе өй тутырып бала үстергән кешеләр. “Тәртипле балалар үстерүнең сәбәбе нидә?” – дип сорасаң, “Хезмәт”, – дип җавап бирәләр. Бүген заманасы башка диярсез. Дөрес, авыл җирендә дә хәзер кул хезмәте күпкә җиңеләйде, шәһәрне әйткән дә юк. Хәзер ул бушлыкны төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре, сәнгать дәресләре алмаштыра. Мин өч балалы бер анадан:

– Сез ике катлы өегезне ничек җыештырып өлгерәсез? – дип сорадым.

– Малайлар булыша, – диде ул.

– Тыңлыйлармы?

– Әтиләре каты тора.

Шахмат, шашка дип янып–көеп йөргән Ашытбаш мәктәбендә шахматчылар әзерләүче тренер Сөләйман Галиуллин фикерләре белән дә кызыксындык.

– Яңа гына Казанда балаларга өстәмә белем бирүче педагогларның конференциясе булды, – дип сөйләде ул. – Нәкъ шушы темага чыгыш ясадым мин. Баланы кечкенәдән төрле кызыклы чараларга җәлеп итәргә, кызыктырырга кирәк. Әңгәмә оештырасыңмы, спортка тартасыңмы – кызыктыру чаралары күп. Менә үткән якшәмбедә Кысна, Ашытбаш балаларын җыеп, хоккей ярышы үткәрдек. “Абый, тагын уйныйк әле!” – дип торалар. Киләсе дүшәмбедә Ашытбаш мәктәбендә районара шашка ярышлары булачак. Менә сезнең сорауга җавап. Тәртип шуннан башлана.

6 декабрьдә Арчаның 1нче мәктәбендә беренче сыйныф укучылары КВН уйнады. Өч сыйныф ярышты. Зал тулы әти–әниләр, балалар иде. Әле кайчан гына сәламәтлеккә багышланган кичә үткәрделәр. Арча сәнгать мәктәбеннән хореограф Зилә Мортазина мәктәпкә килеп беренчеләрне биергә өйрәтә. Әти–әниләр:

– Бик җайлы, киенеп каядыр барасы юк, – диләр. – Дәрестән соң атнага ике тапкыр хореография дәресе була. Балалар бик теләп шөгыльләнә. Теләгән һәр бала анда йөри ала. Бу тәртип тә, хәрәкәт һәм сәламәтлек тә. Биегән баланың йөрү хәрәкәтләре үк үзгәрә. Без бик канәгать.

Мәктәптән соң өендә компьютерга “ябышкан” баланы ничек аерырга? Яшүсмернең киче ничек үтә? Ата–аналарга, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләренә уйланырга һәм үтемлерәк чараларга тотынырга җирлек бар. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай да сабыйларны эшләп үсәргә өнди. Тынма, эшлә, и сабый! ...Кояш күк ялтырарсың бер заман! (“Эш”). Төшенгәнсездер, монда сүз белем, файдалы шөгыль һәм физик хезмәт турында бара.

Комиссиянең киләсе утырышында бу юнәлештә нәрсәләр эшләнгәне турында сөйләшенәчәк.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International