Кыскача

2016 елның 9 декабре, җомга

1941 елның октябрендә немец армиясе Мәскәүгә якынлаша, Казанга да куркыныч туа. Ил җитәкчелеге Идел буенда саклану линиясе төзү турында карар кабул итә. Казан каймасы дип аталган ныгытманы төзүдә Арча районы кешеләре дә катнаша. Алар начар киенгән, ачлы–туклы килеш 45 градуска җиткән салкында иртә таңнан караңгыга кадәр туң җирне чокып саклану корылмалары казыйлар. Ватандашларыбызның бу тиңдәшсез батырлыгына быел 75 ел тула.

Шул уңайдан әлеге вакыйгаларга кагылышлы истәлекләрне, документларны, фоторәсемнәрне “Казан арты” тарих–этнография музеена тапшырсагыз, бик әйбәт булыр иде. Алар истәлеге югалырга тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International