Елмаю бүләк иттеләр
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан төрле чаралар үткәрү матур традициягә әверелеп китте.
Тик изгелек бер көндә яки ункөнлектә генә түгел, даими эшләнә торган әйбер. Шуңа аның вакыты да чикле түгел. Ә кечкенә вакытта ук балаларда изгелек тәрбияләнсә, алар үскәч тә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын югалтмаячак. Менә шуларны күздә тотып тәрбиялиләр дә инде балалар бакчаларында малайлар һәм кызларны.
“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә булган “Балаларга елмаю бүләк ит” дигән чараны караганнан соң күңелдә шундый фикерләр туды. Инвалидлар ункөнлеге якынаеп килгән бу көннәрдә үткәрелгән концертта унынчы балалар бакчасының өлкән һәм икенче номерлы әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар катнашты. Алар тәрбияче Гөлназ Фәйзуллина, музыка җитәкчесе Лилия Харитонова, физик культура буенча инструктор Ирина Газизова, өлкән тәрбияче Фәния Гыйззәтуллина (бу концертта ул чын цирк артистлары кебек, балалар күзен алмаслык клоун ролен башкарды) килгән иде.
– “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә без ел да концерт белән киләбез, – диде Ирина Газизова. – “Балаларга елмаю бүләк ит” дигән исем астында үткәрелгән бу чара белән мөмкинлекләре чикләнгән балаларга шатлык бүләк итәргә булдык.
Аларның бу идеяләре тормышка ашты да. Балаларча самимилек белән башкарылган һәр чыгыш тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларны чыннан да сөендерде. Нәни артистлар чыгыш ясаганда ник берсе урынында тик утырсын, аяклары үзләреннән–үзләре тыпырдады. Алкышлардан куллары талды. Барысына да клоун “гаепле”. Балаларның күңелен күрү өчен ниләр генә кыланмады: биеде, сикерде, уйнады, көлде һәм көлдерде, кыскасы, концертның йөзе иде. Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә чын артист булырга, теләсә нинди рольне дә башкара белергә кирәк шул. Югыйсә, бүгенге мең дә берне белгән балаларны кызыксындыру, ай–һай, кыен эш.
“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар да кул чабып кына утырмады. Алар да нәни артистлар белән бергә түгәрәккә басып уйнады.
Әнә шундый җылы, матур, күңелле концерт булды ул. Башыннан ахырына кадәр тамашачыларның йөзеннән шатлыклы елмаю китмәде. Унынчы балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар бүләк иткән елмаю ул.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА