“Җомга көн кич белән” Наласада

2016 елның 9 декабре, җомга

“Җомга көн кич белән” Наласада

Районыбыз талантларга бай. Соңгы дистә елларда халкыбызның җыр–моңга һәвәсләнеп китүе дә күңелне сөендерә.

Районда халык талантларын барлап концерт–спектакльләр куелу да күңелле күренеш. Авыл җирлекләренең иҗат концертларын караганда яшьләрнең сәләтле булуы сокландыра. 25 ноябрьдә Наласа авыл җирлеге концертын караганда да шулай булды. Яшьләр сәхнәне ду китерә, сәхнәдән бөркелеп торучы яшьлек үзе үк җанны иркәли.

Наласалар концертны авыл мәдәният йортында куйды, шунлыктан, арчаларның күбесенә ул концертны күрергә насыйп булмады.

Наласага нигез салынган вакытларны, үткәнен барлап ерак гасырларга илткән тарих битләреннән башланган күренеш шулай ук тарихы гасырдан–гасырга илтүче Сабантуй бәйрәмнәренә алып китте. Наласаның атаклы гармунчылары – гармунчылар ансамблен дә читтә калдырмады ул. Халкыбызның моңлы көйләренә тезмә уйнаган гармунчылар арасында яшьләр дә бар. Күп авылларда гармунчыларга кытлык булуына зарлансалар, Наласада исә мәктәптә үк яшьләрне гармунда уйнау серләренә өйрәтәләр икән. Җырчылары да моңлы – яшь егет–кызларның (Раил Мөхетдинов, Илнур Сабиров, кунак кызы Зилә, Камилә Насыйбуллина, Раиф Мөхәммәтҗанов, Рузил Әхмәтҗанов, егетләр триосы, Диләрә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Сабиров) моңы янына өлкән яшьтәге апаларның (Гөлсинә Мифтахова, Салиха Нәҗметдинова, Резидә Зарипова), Урта Бирәзәнең һәвәскәр автор-башкаручысы Фирдус Ганиевның җыры да кушыла. Аны биючеләрнең дәртле чыгышы (мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбльләр, Гүзәлия Сәләхетдинова) тагын да ямьли.

Моң синең нинди һөнәр иясе булуыңа карамый, үзенә бөтереп ала да, күңелне айкый-чайкый, сәхнәгә әйди. Урта Бирәзәдә туып-үскән Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты Альберт Хәсәнов якташлары белән очрашырга Казаннан ук кайткан. Үзе генә дә түгел, Химиклар мәдәният сарае каршында эшләп килүче гармунчылар ансамбле егетләрен дә ияртеп. Аларның чыгышы бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. Юк, алар гына түгел, үзгә ямь бирүче чыгышлар тагын да булды: Камил Габдрахмановның тальян гармунда халкыбыз көйләренә тезмә уйнавы, курайчылар ансамбле чыгышы, Ягъфәр Мөхетдиновның күңелле шигыре концертны җанландырып җибәрде.

Әзерләнүләре мәшә-катьле, сәхнәгә чыгулары җиңел булмаса да (кем өчендер ул киртәләрне җиңеп чыгу булырга мөмкин), халыкка рухи азык бүләк иткәч и рәхәт була да инде. Бу атнада үзләре куючылар киләсе атнага башкаларныкын карарга киләчәген планлаштырып китә, ә куймаганнар тәҗрибә тупларга киләчәк. Киләсе җомгада очрашканга кадәр...

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International