Бер сәхнәдә – өч Герой

2016 елның 9 декабре, җомга

Бер сәхнәдә – өч Герой

9 декабрь Россиядә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең районга Мәскәүдән Советлар Союзы Герое, очучы–космонавт (71нче космонавт, югары исемгә 1991 елда лаек була), полковник Анатолий Арцебарский, Россия Герое (бу исем Чечня сугышында күрсәткән батырлыгы өчен бирелә), полковник Дмитрий Сафин килде.

– Өч уем бар иде, – диде Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Беренчесе – өч Геройны (өченчесе Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова) бер сәхнәдә очраштыру, икенчесе – Геройларны күбрәк мәктәпләргә алып барып, балалар белән очраштыру, өченчесе – яшь армиячеләр штабына (һәр мәктәптә яшь армиячеләр отрядлары, районда, икенче мәктәптә, штабы оешты) әлеге Геройлар исемен кую.

Аларның өчесе дә бу көнне тормышка ашты. Өч көн дәвамында Геройлар Арча районында булдылар, Иске Кишеттәге Гани Сафиуллин музеена, Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей–комплексына, Сәгъди карт йортына, Хәтнәдәге изге чишмәгә бардылар, Симетбаштагы трактор белән танкка һәйкәлне карадылар. Дүшәмбене тулысынча мәктәпләрдә очрашуларга багышладылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы рәисе, Кызыл Йолдыз ордены иясе Сергей Баһаветдинов озатып йөрде.

Шушмабаш урта мәктәбендә Анатолий Арцебарский, Дмитрий Сафинны татар халкына гына хас булган кунакчыллык белән каршы алдылар. Кунаклар мәктәп белән таныштылар, чит телләр һәм сәнгать укытучысы Фирая Мортазинаның инсталляция (француз сүзеннән, сәнгатьнең бер алымы, нәкъ рәсемдәгечә чынбарлыкка туры китереп кешеләрне, әйберләрне кую) алымы белән башкарган хезмәтен, башлангыч сыйныф укучыларының Габдулла Тукайның рус телендә “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен сәхнәләштереп башкаруларын, машина йөртергә өйрәтү сыйныфында барган дәресне, югары сыйныф укучыларының стройда төрле командаларны оста башкаруларын сокланып күзәттеләр.

– Армиягә шундый белемле егетләр кирәк. Хезмәт итәргә уңай булачак. Мондый алмаш булганда безнең армия беркайчан җиңелмәячәк, – диде Дмитрий Сафин.

Кунакларга шулай ук мәктәптәге туган якны өйрәнү музее, уңышлы эшләп килүче Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны эзләү сайты бик ошады. Соңыннан алар укучылар белән очраштылар, аларның чыгышларын карадылар.

– Без бүген балачакка кайт-кан кебек булдык. Ул шундый матур һәм якты. Сезне сугыш- лар читләтеп үтсен, киләчәгегез бәхетле булсын, – диде Россия Герое. – Сезне тыныч тормыш геройлары буларак хөрмәтләсеннәр.

Киләсе очрашу – Яңа Кенәр мәктәбендә. Биредә сәхнәгә берьюлы өч Герой – Анатолий Арцебарский, Дмитрий Сафин белән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова күтәрелде. Аның янында укучысы, Кызыл Йолдыз ордены иясе Сергей Баһаветдинов урын алды. Ә Мирҗәмдә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимованы Ватан Геройлары көне белән өенә барып котладылар.

Батырлык. Герой күзлегеннән ул нәрсәне аңлата? Кеше курка, әмма барысы турында да онытып, беренче адымын ясый һәм куелган бурычны үти. Дмитрий Сафинның бу сүзләре Анатолий Арцебарскийга да кагыла. Советлар Союзы Герое үзенең космоска очкан, космоста булган мизгелләрен искә алды, видеофильм тәкъдим итте. Аннан күренгәнчә һәм сөйләгәннәрдән чыгып фикер йөрткәндә, бу чыннан да искиткеч зур батырлык.

– Мин әтиемнең хыялын тормышка ашырдым. Хәзер улым очучы–сынаучы. Аның белән горурланам, – диде Анатолий Арцебарский. – Очрашуларга күп йөрим. Әмма беркайда да, хәтта Мәскәүдә дә өч Герой бергә туры килә алган юк иде.

Очрашуны укучылар чыгышлары бизәде. Алар үз күзләре белән чын Геройларны күрүләре, аралаша алулары белән горурлануларын белдерделәр, алардан үрнәк алып, Туган илебезнең лаеклы гражданнары булырга вәгъдә иттеләр.

Арчаның беренче мәктәбендә кунакларны “Кыр почтасы” түгәрәге эше кызыксындырды. Укучылар үзләрендә укыган, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән егетләр белән хат алышулары турында сөйләделәр. Бишенче гимназиядә дә бик кызыклы очрашу булды. Ә икенче мәктәптә кунакларны барабанчы кызлар каршы алды, егетләр стройда корал белән күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте. Очрашу җырлар белән бизәлде. Һәм биредә яшь армиячеләр штабына Россия Герое Дмитрий Сафин исеме бирелде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International