Заман белән бергә атлыйлар
Районда бүгенге көндә иң тотрыклы эшләүче предприятиеләрнең берсе — “Металл” ширкәте. Аны Югары Әзәк авылында туып–үскән Фәнил Гарәфиев оештырды. Гаять кешелекле, киң күңелле, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торганы өчен хөрмәт итәләр, яраталар иде бу шәхесне.
Соңгы елларда шәһәребезнең, авылларның йөзе күзгә күренеп үзгәрә. Күз явын алырлык капка–коймалар, төрле төстәге калай түбәләр, тышланган йортларны күреп күңел сөенә. Ә бит бу материалларның күп өлеше “Металл” ширкәтенеке. Беренче елларда торба, калайларны Самарага барып алырга туры килсә, хәзер алар үзләрендә җитештерелә, профнастилның да җаның теләгәнен сайлап ала аласың.
— Түбә ябу материаллары киң ассортиментта, — ди башкарма директор Инсаф Габделгазизов. — Элек заказларны берәр атна көтәргә туры килсә, хәзер көнендә теләсә нинди зурлыкта эшләп бирәбез. Халык- ка уңайлы булсын дип тырышабыз, иң беренче таләп — сыйфат. Ширкәт халыкка файдалы акция үткәрә. Кыш көне түләп куйган материалларга бәя үзгәрмәячәк, алар шушында саклана, кирәк вакытта килеп ала аласыз.
Сыйфаттан зарланып килгән кеше юк. Бүген көндәшлек шартларында тотрыклы эшли алуның да төп сәбәпләренең берсе — шул. Халык арасында “Металл” ширкәтенең абруе зур, аңа ышаналар, шуңа биредә кеше өзелми.
Ширкәттә 50гә якын кеше эшли. Күбесе — яшьләр.
— Без төзелеш эшләрен дә башкарабыз, — ди Инсаф Нурсил улы. — Эретеп ябыштыручыларыбыз да яшьләр. Баштарак алар булдыра алырмы икән дип, шикләнеп караучылар да булгалый иде. Ничек кенә булдыралар әле! Хәзер заказлар булып кына тора.
Казан ягыннан шәһәргә кайтып кергәндә “Арча” дигән язу каршы ала. Көндез дә, төнлә дә игътибарны җәлеп итә ул. Монысы да “Металл” ширкәте осталары эше. Стадион, мәктәпләр, бакчалар, башка бик күп биналарның зәвык- лы коймалары — алар хезмәте. Кайда металл белән эш итәләр — анда “Металл” егетләре булыр. Калайдан бизәкләр ясыйлар, тимерчыбыктан челтәр үрәләр, су савытлары, мунча мичләре һ.б. ясыйлар.
— “Металл” ширкәтенең эшчәнлеге район һәм шәһәр тормышы белән нык бәйләнгән һәм ул социаль юнәлештә булуы белән дә аерылып тора, — ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин. Җиңү паркын ачу, һәр елны район Сабантуе мәйданын, парклар һәм скверлар программасы кысаларында Арча шәһәрендә сусаклау зонасын җиһазлау — “Металл” ширкәте җитәкчесе Лилия Гарәфиеваның актив тормыш позициясен күрсәтүче мисалларның берничәсе генә. Шунысы игътибарга лаеклы — ширкәт үсештә, биредә аның яңа формаларын һәм идеяләр эзлиләр. Сэндвич панельләр җитештерү буенча яңа линия ачу шуның ачык мисалы. Әлеге продукциягә сорау зур һәм ул арта гына барачак. Сыйфат, дөрес бәя сәясәте, киләчәкне күздә тотып эшләү коллективка яңа үрләр яулау мөмкинлеге бирә.
Яңа эш урыннары булдыру турында кайгыртучы, эре салым түләүче, аңлаешлы финанс–хуҗалык эшчәнлеге алып баручы “Металл” ширкәтенең киләчәге ышанычлы. Район моны аңлый һәм бәяли.
“Металл” ширкәте райондагы төрле спорт ярышларын оештыручы да. Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры, чаңгы ярышлары уза. Өлкәннәр көнендә 50–55 кешегә күчтәнәчләр әзерлиләр. Төрле бәла–казага очраган кешеләргә ярдәм итәләр. Балаларны тернәкләндерү үзәге белән элемтәләре нык.
Ширкәт җитәкчесе Лилия Гарәфиева “2014 елның иганәчесе” рес- публика конкурсында җиңүче булды, респуб- лика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләк алды.
Коллективка киләчәктә яңа уңышлар телибез!
Ильяс Фәттахов