Ришвәтчелеккә каршы бергә көрәшик

2016 елның 9 декабре, җомга

Ришвәтчелеккә каршы бергә көрәшик

9 декабрь — Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Әлеге уңайдан Арчада яшьләр белән төрле чаралар уза.

Арчаның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән яшьләр парламенты оештырган очрашуларда студентлар ришвәтчелеккә бәйле үз фикерләрен кыю әйтә. Аларның моны аңлавы җәмгыятебез өчен мөһим. Чөнки яшьләр — илебезнең киләчәге, бүген алар студент булып ришвәтчелеккә каршы үз өлешләрен кертсә (студентлар арасында билгеләрне “сатып алу”, укытучыны “бәхилләтү” турында еш ишетергә туры килә), киләчәктә үзләренә үк ришвәт тәкъдим ителергә мөмкин.

Яшьләр парламенты вәкилләре шушы көннәрдә социаль белем бирү академиясе, педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте филиалы студентлары белән очрашты. Ә Арча гуманитар-техник техникум студентлары белән очрашуга район яшьләр эшләре, спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов та килгән иде. “Әлеге чара кысаларында студентларның ришвәтчелеккә карата фикерләрен исәпкә алып, укыту семинарлары узды. Яшьләр ришвәтчелеккә битараф түгел икән, бу проблема аларны да борчый. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдән аңлашылганча, илнең коррупциягә каршы көрәш сәясәтенә алар шактый әзерлекле. Яшьләр белән мондый аралашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк”, — ди парламент җитәкчелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International