Беркайчан да бирешмәскә

2016 елның 9 декабре, җомга

2016 нчы елның 8 декабрендә Арча районы инвалидлары җәмәгать эшлеклесе, спикер “Дөнья Гүзәле -2013“ титулына ия булган Ксения Безуглова белән очрашуга бардылар.

Күпчелек кешеләргә мәскәү кунагы белән очрашу беренче тапкыр булса, кемдер аның белән социаль челтәре аша таныша һәм тормышы белән кызыксына. Берничә сәгать барган әнгәмә барышында “Дөнья Гүзәле” Приморье якларында үткән үзенең балачагы турында, куркыныч авариягә дучар булып, тормышының икегә бүленүе һәм могҗизага ышанырга ярдәм иткән хыялы хакында сөйләде.

Ксения Безуглова беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә кирәклеген, яхшыга гына өметләнергә һәм һәркемгә ярдәм итәргә кирәклекне аңларга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International