Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен инвалидлар ункөнлегендә күп төрле чаралар үткәрелде: мәдәни-массакүләм чаралар, конкурслар, бәйрәм концертлары, музейга экскурсия һәм спорт ярышлары. Очрашуларның күбесендә Арча районы инвалидлар җәмгыяте һәм ветераннар Советы әгъзәләре катнашты. 9 нчы декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге ябылу уңаеннан Арча район мәдәният йортында районның иҗат коллективлары әзерләгән зур гала концерт булды.
Сәламләү сүзе белән концертны социаль яклау бүлеге җитәкчесе ачты, ункөнлеккә йомгак ясады.
Инвалидларга игътибар көннән-көн арта бара аларның яшәешен җиңеләйтү буенча башкарыла торган эшләр һәрчак көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.