Социалистик Хезмәт Геройларга дан вә хөрмәт

2016 елның 9 декабре, җомга

Атказанган ватандашларыбызны, Социалистик Хезмәт Геройларын барлау зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз. 9 нчы декабрьдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Рамиль Илгиз улы Гарифҗанов, Халыкны Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ильдус Коттус улы Әһлиев һәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Шамил улы Садыков Мирҗәм авылында гомер итүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Хадиҗан кызы Галимовада булдылар.

1971 нче елның 8 нче апрелендә Дания Галимовага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм ул Ленин ордены белән бүләкләнә (1966-1970 елларда VIII бишъеллык планнарын үтәү буенча).

Алар Дания Хадиҗан кызы Галимованы бәйрәм белән котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International