Тәрәзә пыяласын ватып, Л. Төбәк–Чокырча авылының Тау асты урамындагы бер өйгә керә һәм аннан алюминий гардиннар, урын–җир кирәк–яраклары, өч шешә шампан шәрабы, махсус эш кием–салымы, азык–төлек (барлыгы 17012 сумга) алып чыга. Ул Төбәк–Чокырчаның Интернационал урамындагы бер йортка да тәрәзә пыяласын алып керә, аннан да җылыткыч, гардиннар, электр пычкысы (барлыгы 12000 сумлык әйбер) урлый. Гаепле тоткарланды, тикшерү эше бара.