02 хәбәр итә

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Ялган алкоголь продукциясе сату фактын ачыклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль бүлекчәсе белгеченең Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән уртак рейды нәтиҗәле булды.

2016 елның 19 ноябрендә Божа авылында яшәүче Л. шәхси хуҗалыгыннан 300 сумнан бер литрлы пластик шешә белән составына спирт кергән продукция сата. Моннан тыш та тикшерүчеләр аның өендә сатарга дип әзерләп куелган (6,5 литр) төрле сыешлыктагы шешәләргә тап булалар.

Бу факт буенча административ тикшерү алып барыла. Әлеге продукция экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International