Чир үтәр дип көтмәгез!

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Чир үтәр дип көтмәгез!

Әңгәмәдәшебез – Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнары буенча баш санитар табиб Эльвира Шәйхуллина.

– Эльвира Гаделҗановна, районда салкын тиеп авырулар белән хәл ничек тора?

– Бүген тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр саны артуы күзәтелә. Әмма башка еллар белән чагыштырганда Арча районында теркәлгән ОРВИ очраклары азрак. Бәлки бу озын ял көннәрендә авыручыларның табибка мөрәҗәгать итмәве белән бәйледер. Әлегә районда грипп очрагы теркәлмәгән. Мәктәпләр, балалар бакчалары гадәти режимда эшли.

– Грипп вируслары безне һәрвакыт сагалыймы?

– Грипп китереп чыгаручы вируслар безнең тирәдә һәрвакыт бар. Алар бик тиз үзгәрергә сәләтле. Шуңа да грипп белән күп тапкыр авырырга мөмкин. Вирус бик тиз тарала. Авыру төчкергәндә, йөткергәндә, сөйләшкәндә һавага бик вак вируслы тамчылар тарата. Салкыннар җитү белән грипп, тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләү очраклары арта. Моңа җитди карарга кирәк.

– Йөткерә, төчкерә башлауга табибка мөрәҗәгать итүең хәерле, шулаймы?

– Әлбәттә! Кеше тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирлиме, әллә грипп йок- тырганмы – үзе ачыклый һәм үзлегеннән нәтиҗәле итеп дәвалана алмый. Йогышлы вируслы чирләр өзлегүләргә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

– Быел грипп кайчан киләчәк?

– Безнең районда гриппның февральдән күтәрелеш кичерүе ихтимал.

– Гриппның төрле куркыныч төрләре турында сөйлиләр. Быел нинди грипп вирусы көтелә?

– Күбрәк А (Н1N1) 2009 грипп вирусы үзен сиздерәчәге турында сүз бара.

– Әлеге дуңгыз гриппы нәрсәсе белән куркыныч?

– Ул кешегә бик җиңел йога, гадәти гриппта чир 5–7нче көнне катлауланып китсә, А(Н1N1) 2009 гриппы белән авыручы 2–3нче көнне үк өзлегүләр кичерергә мөмкин. Өзлегүләрдән иң кат- лаулысы булып вируслы үпкә ялкынсынуы тора. Бу очракта авыруның хәле бик тиз начарлана бара. Күбесенең 24 сәгать эчендә сулыш алуы кыенлаша, нәтиҗәдә медицина хезмәткәрләре үпкәгә ясалма механик юл белән ярдәм итәргә мәҗбүр була. Дәваны иртә башлау уңай нәтиҗәләр бирә. Кабатлап әйтәм, үзлегеңнән дәваланырга ярамый.

– Авырмас өчен нишләргә кирәк?

– Саф һавада күбрәк йөрсәң әйбәт. Сәламәт тормыш рәвеше организмның төрле йогышлы чирләргә каршы торучанлыгын арттыра. Тиешенчә йокларга, аксымга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризык белән тукланырга, физик яктан актив булырга кирәк. Кулларны сабын белән еш юарга, кеше күп йөри торган урыннарга бармаска, бүлмәләрне җилләтеп торырга, әңгәмәдәшеңә якын килеп сөйләшмәскә киңәш ителә.

 – Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International