“Нур” телестудиясе уңышлары
Редакциягә Зөлфирә Зарипова: “Узган ел кино елы иде”, – дип, бер кочак дипломнарын күтәреп керде. Ул – Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясе җитәкчесе.
Бергәләп альбомга туп- ланган дипломнарны карыйбыз. Бер елга 29 диплом!
2008 елдан эшли башлаган “Нур” телестудиясе балалар төркемен районның әһәмиятле чараларында очратып торабыз.
– Балалар белән педагог Дамир Таҗиев, операторлыкка һәм монтажга өйрәтүче Айгөл Бургангулова белән бергәләп эшлибез, – дип сөйләде Зөлфирә ханым. – “Балалар күзе белән Россия киносы” дигән конкурсны үзебез оештырдык. Аны безгә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы йөкләде. Бик йомшак эшләр бар иде. Безнең команда Арча сәнгать мәктәбендә эшләүче педагог Гүзәл Минхәирова турында фильм төшерде һәм 1нче урынны алды!
Волгоградта Бөтенроссия “Кино формуласы” конкурсы узды. Анда Арчаның 2нче мәктәбендә 11 сыйныфта укучы Руслан Әхмәтшин катнашында “ГТО – сәламәтлек” дигән темага фильм төшереп җибәрәләр. “Иң яхшы ир–егетләр роле” номинациясендә Руслан Әхмәтшин 3нче урынны ала.
Россиянең яшь журналистлар лигасы оештырган конкурста Арчаның 5нче гимназиясендә 10 сыйныфта укучы Алия Сабирова мөмкинлекләре чикләнгән бала турында “Тормышка сөенеп яшәргә!” дигән темага фильм төшереп, 1нче урынны ала. Адилә Гәрәева “Бервакыт авылда” дигән баш астында сценарий язып, шулай ук 1нче урынга лаек була. Икесен дә Анапага диңгез буена “Орленок” балалар лагерена ял итәргә җибәрәләр. Алар 2016 елның августында Зөлфирә Маннаповна белән диңгез буенда ял итеп кайта. Балалар анда да иҗат белән шөгыльләнә. Адилә Гәрәева “Йолдызлы бала” дипломы белән бүләкләнә, лауреат була.
“Нур” телестудиясенә йөрүче яшүсмерләр Мәскәүгә балалар телевидениесе фестиваленә дә барып кайта. Арчаның 2нче мәктәбендә укучы Руслан Әхмәтшин командасы Мәскәү турында фильм төшереп, “Мәскәү турында иң яхшы сюжет” конкурсында җиңүче дипломы белән бүләкләнәләр.
“Нур” телестудиясендә шөгыльләнгән балаларның Казанда ел саен үткәрелә торган “Алтын каләм” фестивалендә дә катнашмый калганнары юк. 2016 елда Гөлүсә Мортазина иң яхшы тележурналист исеменә лаек була. Ул хәтта гран–придан баш тарта. Чөнки аны алучылар югары уку йортына журналистикага турыдан–туры укырга керәләр. Ә Гөлүсә: “Мин медицинага барам, журналистикага укырга керергә теләүчегә бирегез”, – дип әйтә. “Нур” телестудиясе менә нинди яшьләр тәрбияли!
Яңа елга “Кыш бабайның тапшырылмаган бүләге” дигән 12 минутлык фильм төшерүләре белән дә шаккатырды алар. Г. Тукай геройлары булып киенеп, Яңа Кырлайдагы Г. Тукай музеена да баралар, Кыш бабайның үзен күреп тә сөйләшәләр, район башлыгына да керәләр, сугыш ветераны ишеген дә шакыйлар. Кайчандыр бирелмичә калган Кыш бабай бүләген сугыш ветеранына тапшыралар. Соңыннан ветеран өендә сөенә–сөенә чәй эчәләр. Күпме хезмәт бит бу! Барысы да балаларның җитәкчеләре белән бергә уйлап тапкан сюжетлары. Чираттагы конкурска әзер бер фильм.
“Нур” телестудиясе командасын без җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Румия Надршина