Арчада хач ману

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Арчада хач ману

Төнге 12нче яртылар узгач, Арча чиркәве ишегалдына кердем. Василиск атакай: “Сәгать 12 тулып, 10 минут киткәч, чишмәдә хач ману йоласы башланачак (крещение)”, – диде. Шунда мунча белән янәшәдә генә ишегалдында өскә чиләк белән су кою урынын да ясап куйганнар. Чишмә янына төшмичә шушында гына йоланы үтәргә килүчеләр күренде. Алар хатын–кызлар иде. Чиркәүдән ерак түгел яшәүче Сергей Харитонов та килеп җитте.

– 7нче ел инде хач манарга киләм, – диде ул.

– Төн, салкын – куркытмыймы? – дип сорыйм.

– Ю-юк, – дип елмая Сергей. – Салкын су белән коенгач, яңадан туган кебек буласың, шундый рәхәт. 19 гыйнварда алынган суның ел буе сыйфаты начарланмый, куллансаң, сихәте бик зур.

– Бер елга җитәрлек суны ничек җыеп калыр- га? – дим.

– Аз гына алып калсаң да җитә ул! Аз–азлап куллансаң да файдасы тия. Күз тигәннән, белгәннәреңне укып, битеңә сыпырсаң да әйбәт, аз гына суга салып эчсәң дә сихәтле.

– Кузгалдык, – диде Василиск атакай кулына шәм алып. Аңа берничә ир–ат иярде.

Йомшак кына кар явып тора. Ут яктысында тирә–юнь җем–җем килә. Җиһанда ниндидер бер серлелек тантана итә. Саклык банкы артындагы Вахитов урамындагы чишмә янында халык җыелган иде инде. Юлда барганда Василиск атакай хач ману бәйрәмен оештыру өчен мөмкинлек тудыр- ганнары, чишмәне үзгәртеп ясаганнары өчен район башлыгы Илшат Нуриевка, эшмәкәр Даниал Фәсәхиевка рәхмәтен белдерде.

Бу төнне менә мин нәрсәләр белдем. Хач ману бәйрәме – христиан бәйрәме. 30 яшьлек Гайсә Коткаручы (Иисус) Иордан елгасында булган Чукындыручы Иоанн янына килә һәм, бер гөнаһы булмаса да, үзен өч мәртәбә суга чумдырып, арулавын сорый. Иоанн гаҗәпләнә, ләкин Гайсәнең теләген үти. Судан чыккач, Гайсә Коткаручыга күгәрчен кыяфәтендә Изге Рух иңә һәм, күкләр ярылып, аваз ишетелә: “Син Минем сөекле улым, Синдә Минем Илтифатым!” Суга чуму йоласы вакытында беренче тапкыр Аллаһ–Ата, Аллаһ–Ул, Аллаһ–Изге Рух өчесе бер вакытта үзләрен күрсәтәләр. Шуңа күрә бәйрәмнең икенче исеме дә бар “Аллаһның күренүе”. Арулану йоласын үтәгәннән соң Гайсә Коткаручы, Изге Рухка ияреп, үзенең пәйгамбәрлек миссиясенә әзерләнү өчен 40 көнгә чүлгә китә. Православие динендә өч мәртәбә суга чуму ул тәннең һәм җанның гөнаһлар өчен үлүе, ә судан чыгу – Гайсә Коткаручының яңадан терелүен аңлата.

... Төнге сәгать 12 тулып 10 минут китте. Василиск атакай дога укып, суны аруландырып, иң башта үзе хач ману йоласын башкарды, өстенә өч чиләк су койды. Киенгәч, хәлен сораштым.

– Эссе, – ди елмаеп Василиск атакай. Ул гыйбадәт кылырга чиркәүгә ашыкты.

Халык хәйран җыелды. Күбесе яшьләр. Хәтта шәрә тәнгә мунча халаты гына киеп килүчеләр бар. Салкында чират та торасы бар бит әле.

– Машина белән килдек, – диде алар.

Василиск атакайдан соң бер–бер артлы: “Аллаһ–Ата, Аллаһ–Ул, Аллаһ–Изге Рух, Сезнең өчен” дип әйтеп, чукынып, өсләренә чиләк белән чишмә суы койдылар. Беренчеләрдән булып Арчада яшәүче Михаил Кондратьев, Сергей Харитонов коенып та чыкты. Лена белән Олег Байкиевлар парлап килгән. 61 яшьлек Александр Пономарев:

– Моржлык иткән кеше мин, – ди. – Хач манарга беренче тапкыр килдем.

20 яшьлек Игорь Ершов хач манарга хәтта Казаннан әбисенә кайткан. “Өченче ел инде хач манам”, – ди. 44 яшьлек Светлана 20 яшьлек кызы белән килгән. Ул 19 гыйнварда аруланган суның фәнни яктан файдасы турында сөйләп торды. Хатын–кызлар да, ир–атлар да чират торып хач мана. “Аруландык”, – дип, бик канәгать булып, өйләренә кайтып китәләр.

...Хач ману йоласын үтәгән Антонина Ошкина белән чиркәүгә кадәр сөйләшеп кайттык. Яшен, 60тан уздым, диде. Иске крахмал заводы янындагы Казан урамыннан килгән.

– Төнлә үзең генә йөрергә курыкмыйсыңмы? Әле кайтасың да бар бит, – дим.

– Ә нәрсәдән куркырга! Гел йөреп торам мин, – дип көлде генә.

Ул чиркәүгә кереп китте.

Мин үзем дә күңелем белән аруланып киткәндәй булдым. Чишмәдән шешәгә тутырып су да алдым. Тамагым авыртып торса да, кайткач, берничә йотым сап–салкын чишмә суын эчтем. Иртән тамак авыртуы беткән иде инде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International