Прокуратура аңлата

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Прокуратура аңлата

“Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне тормышка ашырганда юридик затлар һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау турында”гы Федераль законга кайбер үзгәрешләр көченә керде.

Закон контроль органнары тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең тәртип бозуларын профилактикалау буенча чараларны оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели торган 8.2 маддәсе белән тулыланды.

Шушы максатларда контроль органнары һәр елны расланган тәртип бозуларны профилактикалау программалары нигезендә:

– “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтларда контроль (күзәтчелек) предметына караган мәҗбүри таләпләр күрсәтелгән норматив хокукый актлар исемлеген урнаштыруны тәэмин итәргә;

– хуҗалык итүче субъектларга законнар һәм башка мәҗбүри кагыйдәләрне үтәү тәртибе турында хәбәр итәргә, семинарлар һәм конференцияләр үткәрергә, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм башка ысуллар белән аңлату эше алып барырга, яңа норматив хокукый актларның эчтәлеге турында аңлатмалар таратырга;

– контрольне тормышка ашыру практикасын тәртипле рәвештә гомумиләштерүне (елга кимендә бер тапкыр) тәэмин итеп, аеруча еш очрый торган тәртип бозуларны, күрелергә тиешле чараларга карата тәкъдимнәрне күрсәтеп, “Интернет” челтәрендәге рәсми сайтларга урнаштырырга;

– мәҗбүри таләпләрне бозарга ярамавы турында кисәтеп куярга тиешләр.

Ринат Ситдыйков,

район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International