Күрсәтерлек эшләре бар

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Күрсәтерлек эшләре бар

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюз оешмасының хисап җыелышы булды. Аны профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов алып барды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.

Әлеге җыелышта 2016 елда өч яклы килешүнең (профсоюз оешмасы, район башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе) үтәлешен карадылар һәм 2017–2019 елларга килешү кабул иттеләр.

 Мәкаләне язганда Вакыйф Вагыйзовичтан:

– Районда профсоюз оешмалары кайсы хезмәт коллективларында сакланып калды? – дип сорадым.

– “Арча МСО”сында, ЗУЭСта, “Арча КСМы”нда, мәдәният өлкәсендә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасында, “Татарстан” ширкәтендә.., тагын бар әле алар, – дип җавап бирде ул.

Быел республикада мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Россия күләмендәге семинары булачак. Делегация Арча районына да килер, дип көтелә. Ә кунакларны гадәттә начар урынга алып килмиләр. Бу бердән, Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасына дәрәҗә булса, икенчедән, арчаларның күрсәтерлек эшләре булуы хакында сөйли.

Белгәнебезчә, профсоюз ул хезмәт кешесен яклаучы һәм саклау- чы. Профсоюз лидеры Вакыйф Харисов проф- союз әгъзаларының сәламәтлеге турында кайгыртуны төп бурыч итеп куя. Һәр уку елында мәгариф хезмәткәрләре 10лап төр буенча спорт ярышларында катнаша. Шулай итеп, күпләр спортка тартыла.

 2015–2016 уку елында Апаз мәктәбе командасы 1нче урынны алды, Түбән Мәтәскә мәктәбе – 2нче, Арча агросәнәгать көллияте хезмәткәрләре 3нче урынга лаек булды. Апаз мәктәбе директоры Рау- шан Сибагатуллиннан җиңүләрнең серен белергә тырышам.

– Ике ел рәттән беренче урын, күчмә кубок бездә! – диде ул сөенеп. – 2016 елда бөтен кирәк–ярагы белән теннис өстәле бүләк итсәләр, 2015 елда дартс уены комплекты бирделәр. Уку елы башыннан без кемнең нинди ярышта катнашасын билгеләп куябыз һәм әзерләнә башлыйбыз. Үзем дә спорт җанлы кеше. Арча педагогика көллиятендә укыганда Бари Каюмович бездән тәмам спортчы ясады. Коллективның 70–80 проценты спорт белән шөгыльләнә.

Вакыйф Харисов узган ел җәен республикадан бер төркем профсоюз лидерлары белән Кырымга барып, ял итү урыннарын өйрәнеп кайтты. Быел җәйге каникул вакытында проф- союз әгъзаларына һәм балаларга ташламалы бәя белән автобуста Кырымга барып ял итү мөмкинлеге ачылачак, дигән хәбәр җиткерде ул. Узган ел 42 хезмәткәрнең Санкт–Петербургка баруы, респуб- лика бәйгесендә иң яхшы белгеч исеменә лаек булган 4 педагог- ның 4 палубалы теплоходта сәяхәткә чыгуы, 86 кешенең санаторийларда дәвалануы проф- союзның кеше турында кайгыртуы турында сөйли.

Профсоюз әгъзаларының процентсыз ссуда алуы, быел банк аша аз процентлы кредит рәсмиләштерү мөмкинлеге тудырылуы шулай ук кызыгырлык.

Профсоз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә, педагогик стаж, пенсия белән бәйле һ.б. сораулар булганда ярдәм итәргә, хокуклар белеме бирергә тырыша. Семинарларда алар бер–берсенең – башлангыч профсоюз оешмаларының эшен өйрәнәләр, тәҗрибә уртаклашалар. Гомумән, профсоюз эше турында күп язарга була. Без алар турында сөйләрбез әле.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International