Татарчаны да, русчаны да яхшы бел

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарчаны да, русчаны да яхшы бел

Район башлыгы Илшат Нуриев мәгариф хезмәткәрләре белән очрашуда: “Бөек шагыйрь Габдулла Тукайны биргән Арчада татар мәктәбе юк. Милли мәгарифне үстерү мәсьәләсен уртага салып сөйләшмичә булмый, фикерләрегезне, тәкъдимнәрегезне әйтегез”, – дип, җитди сөйләшүгә чакырды.

Республикада Милли мәгариф үсеше концепциясе кабул ителде. Аны тормышка ашыру өчен “юл картасы” төзелде. Хәзер һәр район милли мәгарифне үстерү турындагы планы белән уртаклаша. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов:

– Әгәр безнең балалар рус һәм татар телләрен яхшы белеп, өстәвенә инглизчә дә сөйләшсә, бик шәп булачак. Белем бирү тиешле дәрәҗәдә булганда, әти–әниләр дә балаларын теләп китерәчәк, – диде.

Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев:

– Бүген татар мәктәпләре, рус мәктәп- ләрендә татар сыйныфлары ачу иң зур проблема, – дип сөйләде. – Район үзәгендә мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачу, балаларга татар телендә тәрбия бирүче бакчалар, төркемнәр оештыру Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан максат итеп куелды һәм без аны тормышка ашырырга тиеш булабыз.

Зөлфәт Миннефәрович 2017–2020 елларда мәктәпләрдә ачылачак татар сыйныфлары, бакчаларда оештырылачак татар төркемнәре турында мәгълүмат бирде.

Лесхоз мәктәбе директоры Васыйл Шакиров чыгышында:

– Безнең төбәктә татарлар күп яшәсә дә, Лесхоз мәктәбе рус мохитле мәктәп. Мәктәп- ләрдә татар телендә укытуга килгәндә, безнең кебек мәктәпләргә шәхси якын килсәгез иде, – диде.

– Монда рус телендә белем бирүче мәктәп- ләрне тулысынча татар телендә укытуга күчерү турында сүз бармый, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Һәр мәктәп, балалар бакчасы аерым өйрәнеләчәк, үзенчәлекләре исәпкә алыначак.

Бүген Арчада бердәнбер 5нче бакча балаларны татарча тәрбияләүгә күчкән. Шул хакта мөдире Лилия Шәйхетдинова сөйләде. Район башлыгы Илшат Нуриев:

– Башка милләттәге балаларның әти–әниләре каршы түгелме? – дип сорады.

– Бакчада башка милләттәге балалар бар, әмма каршылыклар килеп чыкканы юк, – дип җавап бирде Лилия Шәйхетдинова. – Баласын бакчага биргәндә әти–әни үзе хәл итә: улын яки кызын татар телле бакчага бирергәме, әллә рус телле төркемне сайлыймы?

Бала өчен күп телне белү ул файдага гына, ди педагоглар.

Киңәшмәдә: “Рус мәктәпләрендә укучы балалар татар китапларын укымыйлар, – дигән фикер дә яңгырады. – Татар телендәге китап- лар кибетләрдә, китапханәләрдә балаларны көтеп ята”.

Телебезне югалтмас өчен авылларны саклау турында да сүз булды. Ә аның өчен кешегә эш кирәк. Район башлыгы Илшат Нуриев халыкны эшле итү өчен төрле дәүләт программалары барлыгы турында сөйләде.

– Бу мәсьәләдә халыкның активлыгын арттырырга кирәк, – диде. – Укытучыларга баланы кечкенәдән мөстәкыйль тормышка әзерләргә, дәүләт программалары турында югары сыйныф укучыларының әти–әниләренә аңлатырга кирәк.

Милли мәгарифне үстерүне без татар телендә укыган бала татарчаны да, русчаны да һәм инглизчәне дә яхшы белергә тиеш, дип күзаллыйбыз. Шулай булсын иде ул!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International