Эш урыннары арта
Узган ел районда эш урыннары артты. “Металл” ширкәте сэндвич панельләр җитештерү цехы ачты. “Агроинжинеринг” ширкәте металл конструкцияләр, “Арскмебель” ширкәте мебельләр ясый башлады, шәхси эшмәкәр Д.Төхвәтуллин икмәк пешерү, ит эшкәртү, “Райфа” ширкәте тегү цехы ачты.
24 гыйнварда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев “Арчаның немец сөт системалары” дип аталган яңа ширкәт эшчәнлеге белән танышты.
Яңа ширкәт эшчәнлеге белән таныштырганчы, районыбызның Мөндеш авылында урнашкан шәхси эшмәкәр Динар Төхвәтуллинның районда гына түгел, республикада да терлекчелек тармагын үстерүгә керткән өлеше турында әйтеп үтәсе килә. Әлеге предприятие терлек торакларын заманча технологияләр буенча җиһазлый, җиһазларга хезмәт күрсәтә. Республикада аның үз урыны бар.
Шәхси эшмәкәр Даниял Фәсәхиевның сәнәгать мәйданчыгында урнашкан яңа ширкәт заманча төзелгән терлекчелек фермаларын җиһазлау белән шөгыльләнә.
2017 елда “Арча” сәнәгать паркы һәм бәрәңге эшкәртү комбинаты төзү планлаштырыла. Аларда 300гә кадәр эш урыны булачак.
Ильяс Сәхәпов