Уңышлары алда әле

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Уңышлары алда әле

Узган җомгада “Северный” хуҗалыгында 2016 ел нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы үтте. Ул җыйнак та, шул ук вакытта бай эчтәлекле дә булды. Баш хисапчы Лидия Егорова белән баш икътисадчы Фаил Котдусов авыл хуҗалыгының һәр өлкәсен алып, һәр бригадага аерым тукталып, күрсәткечләрне алдагы хисап чоры белән чагыштырып, аерманы исәпләп үк чыгарып, кимчелекләрне дә читләтеп үтмичә тулы, аңлаешлы чыгыш ясадылар.

Хисап җыелышында катнашкан һәм соңыннан аңа нәтиҗә ясаган район башлыгы урынбасары Любовь Осина сүзләрен шушы урында җиткерәсе килә.

– Башкалар белән чагыштырганда сездә уңай атмосфера хөкем сөрә. Тотрыклылык утраучыгы дип атар идем мин. Сезнең хуҗалык башка хуҗалыклар өчен үрнәк. Бар нәрсә монда җитәкчедән тора. Сезнең җитәкче көчле. Аның халыкка мөнәсәбәте яхшы. Хуҗалыгыгыз бик өметле. Йомшак урыннарыгызны күреп, аларны бетерү юлларын эзләп, киләсе елга план төзегәнсез. Ышанам, киләчәктә дә “Северный” районда иң яхшы хуҗалыкларның берсе булып калыр, – диде ул.

Әйе, Рөстәм Хәйруллин хуҗалыкны 20 ел җитәкли. Өлкәннәр әйткәнчә, бу вакыт эчендә ул җиде пот тоз ашарга өлгергән. Хуҗалыкка кергән һәр бригаданың һәр кешесен, үз карамагындагы җирнең һәр почмагын яттан белә, киләчәккә планнар белән яши. Шуларны тормышка ашыру өчен ул үз тирәсенә иң төпле, авыл хуҗалыгы өлкәсен энәсеннән җебенә кадәр белгән кадрларны, чын профессионалларны туплаган. Бу җыелыш алар өчен халык алдында уңышлар белән мактану түгел, ә алда торган проблемаларны бергәләп уртага салып сөйләшү иде.

– 2015 ел уңышлы булды. 2016 ел да шулай булсын дип теләгән идем. Терлекчелек өлкәсендә мактанырлык эшләребез бар. Сөт җитештерү, сату буенча алга киттек, терлекләрнең баш саннарын арттыра алдык. Бу урында ясалма орлыкландыручы Равил Һаҗиевны атап китәргә телим. Ә менә ит җитештерүдә мактанырлык түгел. Тырышасы бар, – диде “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин. – Игенчелек тармагы бик борчый. Уңыш алу соңгы елларда һаман аска тәгәри. Узган ел гектарыннан уртача 18,5 центнер уңыш җыеп алдык. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда 6 центнерга ким. Рапс 2 центнердан артыграк кына чыкты. Бәрәңге уңмады. Механизаторлар, комбайнчылар шул ук кешеләр. Монда кеше факторы турында сүз дә юк. Хезмәттән, технологиядән дә тормый. Җирнең уңдырышлылыгы бетте. Тиешле күләмдә ашлама кертә алмыйбыз. Аны алу өчен акча юк. Быел башка эшләрне чиратка куеп, ашлама ала алдык. Әмма әле җитәрлек түгел, чәчүләр башланганчы тагын туп- ларга кирәк.

Әнә шулай күңелен борчыган, эчендә кайнаган проблемаларны күтәрде ул. Хезмәт хаклары турында да әйтеп үтте. Иң мөһиме, вакытында түләнеп барыла. Уртача хезмәт хакы 17485 сум булган. Кайберәүләр күпкә артык ала.

– Ни өчен хезмәт хакы берәүнең түбән, икенчесенең югары? Чөнки ул хезмәткә караштан тора. Савымчы Миләүшә Петрова елга 363 көн эшли. Аның хезмәт хакы берничек тә түбән була алмый, – диде Рөстәм Хәйруллин. – Терлекләрне үзләренеке кебек караучы терлекчеләребез бар. Әлбәттә, алар яхшы күрсәткечләргә ирешә һәм нәтиҗәдә яхшы хезмәт хакы да ала.

Хуҗалык җитәкчесе яшьләрнең авылда калмавына борчылуын белдерде. Балаларда кечкенәдән туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә, эшкә хуҗалыкка кайтарырга кирәклеге турында басым ясап әйтте.

– Проблемалар бар. Башкармаслык әйберләр түгел. 2017 елга бурычлар куеп, һәр тармакта яңа уңышларга ирешергә кирәк, – диде хуҗалык җитәкчесе. – “Северный” дигән исемебез, дәрәҗәбез бар. Бирешмик, эшлик, 2017 елны уңышлы тәмамлыйк.

Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. “Җидегән чишмә” Арча халык театры спектакль куйды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International