Мәктәптә фәнни-гамәли конференция

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Мәктәптә фәнни-гамәли конференция

Республикада милли мәгарифне үстерү сәясәте бара. Мәктәпләрдә ана телендә укыту сыйныфлары булдыру, тарихны, йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнү, аларны тормышта куллану – болар бар да милләтне саклап калуга юнәлдерелгән чаралар.

Арчаның 3нче мәктәбендә булып үткән “Халык җәүһәрләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция шуның бер ачык мисалы. Мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары сыйныфлап “Каз өмәсе”, “Нәүрүз” һәм “Сабантуй” бәйрәмнәренең килеп чыгышын, тарихын өйрәнгәннәр һәм алар әлеге бәйрәмнәрдән сәхнә күренеше әзерләп уйнап та күрсәттеләр. 1нче сыйныфлар да конференциядән читтә калмаган, алар жырлы-биюле, уенлы (һәм боткалы!) “Нәүрүз” бәйрәмендә мәш килде. Карга боткасын кабып карамый һич мөмкин түгел иде! Аның тәмлелеге... Боткадан авыз иткән кеше ел буе авырмый, диләр. Аннан иң элек каргаларга өлеш чыгаралар. Ел уңышлы, тыныч булсын өчен шулай эшләнә. Җырлап-биеп, такмаклар әйтеп йортларга кереп, урам буйлап йөрүләр халыкны тагын да берләштергән, күңелләрен күтәргән, мул уңышка өмет уяткан.

Өйдәме түтәй?

Тизрәк бир күкәй!

Бирсәң өч күкәй,

Тавыгың салыр 100 күкәй!

Татар халкының милли киемнәре түбәтәй, калфак, читек, костюмнарны 5, 6нчы сыйныф укучылары өйрәнгән. Укучылар киемнәрнең килеп чыгышы, аларның исемнәре, кайда эшләнүе турында аерым фәнни эш әзерләгән. Алар төшереп алган видеоязмаларны экраннан карап утырдык. Чыгышлар кызык- лы иде. Түбәтәй, калфак, читек, чүәкләрне без яхшы беләбез. Әле кайчан гына районда нинди зур чүәк фабрикасы бар иде. Анда эшкә өйрәнеп калганнар һәм бер–берсеннән өйрәнгәннәр бүген өйләрендә түбәтәй, калфак, читек, чүәк чигә, хәтта рәсми рәвештә шәхси эшен башлап җибәргәннәр дә бар. Конференция милли киемле Сабантуй күренеше белән тәмамланды.

Фәнни-гамәли конференцияне жюри зур кызыксыну белән карап һәм тыңлап утырды. Ветеран укытучы Илдус Сәгъдиев: “Мондый конференцияне күргән юк иде әле”, – дигән бәяне бирде.

Соңыннан Арчаның 3нче мәктәбе директоры Люция Фатыйховадан быел укырга керәсе 1нче татар сыйныфы турында сорашам.

– Узган ел туплавы кыенрак булган иде, быел җиңел булды, – дип җавап бирде Люция Рәшидовна. – Без татар сыйныфын тупладык инде. Бәлки әти-әниләрне татар сыйныфында татар, инглиз, гарәп телләрен үзләштерү кызыктырадыр? Әти-әниләр арасында: “Минем балам татар сыйныфында укыр-га тиеш”, – дип әйтүчеләр булуы сөендерә. Гомумән, мин үз мәктәбебезне яратам. Бездә бертөрле рәхәт мохит хөкем сөрә. Балаларын яратам. Алар тәртипле, бердәм. Укытучылар да бездә бердәм, дус, аларның һәр эшне җиренә җиткереп, әйбәт итеп башкарулары куандыра. Менә бүген дә укытучылар һәм, әлбәттә, укучылар конференциягә ничек тырышып әзерләнгән!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International