Аралашу һәркем өчен файдалы
Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Анда катнашучы бер төркем делегатлар 10 мартта Арча районында булдылар.
Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов каршылады.
Әле кайчан гына безнең район кешеләре Самара өлкәсенең Гали, Чувашстан Республикасының Шыгырдан авылларына барып эшмәкәрлек серләренә төшенергә тырышып йөргәннәр иде. Инде менә хәзер бөтен Россия эшмәкәрләре Арчага тәҗрибә уртаклашырга килә.
Районыбызда күп яңалыкларны беренчеләрдән булып Иске Кырлай авыл җирлегендә тормышка ашыра башлыйлар. Гаилә фермалары, шәхси эшмәкәрләр белән дә шулай булды.
– Бездә бүгенге көндә 11 шәхси эшмәкәр уңышлы гына эшләп тора, – диде авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов кунаклар алдында. – Аларның иң күбесе – менә сез тукталган Түбән Мәтәскә авылында, хәзер аларның берничәсенә керәчәкбез дә.
Рафил Зарипов хуҗалыгында такта яру цехы эшли. Бөтен бакчасында ярасы агачлар, әзер материаллар. Эшмәкәрләрне бар да кызыксындыра – агачны күпмегә аласың, тактаны күпмегә сатасың һ.б.
Ренат Нәбиуллин агачтан тәрәзә, ишек, карават, өстәл, урындыклар ясый. Агач заманы үтте дигәннәр ялгыша, адәм баласы хәзер табигыйлыкка омтыла, заказлар күп булуы да шул турыда сөйли.
Илнар Сәгъдиевнең абзарлары тулы мал, бар җирдә чисталык, тәртип.
Мөндеш авылында элек–электән тырыш кешеләр яши, йортлары, абзар–кура таза. Хәлим Гариповның гаилә фермасы уңышлы эшли, ул гел үсештә.
Бу көнне Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эшмәкәрләр белән сөйләшергә туры килде. Алар Татарстанда гамәлдә булган төрле программаларга соклануларын яшермәделәр, шулар ярдәмендә үз эшен булдырган кешеләр белән рәхәтләнеп аралаштылар.
Мөндеш авылында яңа төзелгән балалар бакчасында балалар концерт номерлары да күрсәтте үзләренә. Янәшәдә генә яңа урнаштырылган фельдшер–акушерлык пункты. Бар да авыллар нык, халыкка уңайлы булсын өчен дип эшләнгән.
Казанбаш авылында Ранил Шакирҗанов шәхси ярдәмче хуҗалыгында күп терлек асрый. Эшмәкәрләр бу хуҗалыкны да кызыксынып карадылар.
Казанбашта колхоз беткәч таркалган, җимерелгән, ташландык хәлгә килгән ферма урыннарын бүген танырлык түгел. Хәзер анда авылга ямь биреп торучы яңа тораклар калкып чыкты. Шәхси эшмәкәр Марсель Хәлилов киләчәккә планнар белән дә уртаклашты. Казанбашны ныгытучы бу эшмәкәрләргә рәхмәттән башка сүз юк.
Кунаклар белән килгән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров күргәннәрдән канәгать калуларын белдерде, арчаларга яңа уңышлар теләде.
Ильяс Фәттахов