Арча балалар сәнгать мәктәбенә дусларча визит белән 14нче Казан балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары килде

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

14 мартта Арча балалар сәнгать мәктәбенә дусларча визит белән 14нче Казан балалар музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары килде. Янгулов Артем (флейта) һәм Фатыйхов Камилнең (кларнет, курай) чыгыш программасы чит ил, рус һәм татар композиторлары әсәрләреннән тора иде. Үзләренең профессиональ башкарулары белән яшь музыкантлар балалар күңелен бик тиз яулады. Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Сабирова Голнара Барый кызы кунакларга матур концертлары өчен рәхмәт белдерде һәм алда зурдан - зур уңышларга ирешүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International