Талантларны барлау

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Талантларны  барлау

     14 нче март көнне, Арчаның 11 нче номерлы балалар бакчасында “Талантлы гаилә “дип исемләнгән фестиваль булып узды. Бу фестивальгә әзерлек эшләре күптәннән башланды. Әти-әниләрне фестивальнең таләпләре белән таныштыруга, сәләтләре булган гаиләләр катнашырга теләк белдерделәр. Әзерлек, кабатлау эшләрен дә бик теләп, чын күңелдән башкардылар. Дулкынландыргыч көтеп алынган көнне бакчабыздагы һәркем  чын бәйрәм рухы  белән янды. Берсе артыннан икенчесе матур осталык белән башкарылган номерларны карап, күңелләргә  тагын да рәхәтлек иңде. Берәүләр Котельниковлар, Гәләветдиновлар, Ибрагимовлар  гаиләләре башкарган җырларны яратып тыңласа, икенчеләр Зиннатовларның “Балаларга фатиха” дигән җырларын алкышларга күмде. Игезәк кызлары Самира һәм Амира белән башкарылган Хайруллина Миләүшә ханымның татар халык  биюенә дә күпләр сокланды. Хәйретдинова Альбина белән кызы Алисә башкарган бию дә матур килеп чыкты. Ә Ендугановлар башкарган шәрыкъ бию профессиональ биючеләрнекеннән бер дә ким булмады. Искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булу аларның чыгышын тагын да баетты. Хабирова Рүзиләләр гаиләсе  үзенең игезәк кызлары Зәмирә һәм Зәринә белән бәйрәм котлавы - нәфис сүз сөйләп катнаштылар. Бариевлар, Закировлар  гаиләләре үзләренең осталыкларын музыкаль инструментларда уйнап күрсәттеләр. Зөлфия Магсумованың  бакчабызны тальян гармун моңнарына күмүе  бәйрәмебезгә тагын да күбрәк ямь өстәде. Кыскасы, оештырылган чара бик матур үтте. Бер яктан талантлар ачылса, икенче яктан әти-әниләр белән бердәм эшчәнлек  булды. Әти-әнисе белән бергә балаларның  чын  йөрәктән башкарылган  чыгышларын карап утыру, алкышларга күмү  һәркемгә ошады.

 Арча муниципаль районы “Гомуми үсеш бирү төрендәге 11 нче номерлы Арча балалар бакчасы “ның өлкән тәрбиячесе Абдуллина Дилә Вансит кызы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International