Аларны фестивальнең зона туры көтә
Районнарда яшәүче яшь талантлар ел да февраль–март аен көтеп ала. Чөнки шушы айларда районнар буйлап “Созвездие – Йолдызлык” фестивале атлый, үзеңнең сәләтеңне республика киңлекләренә чыгарырга мөмкинлек туа. Фестивальдә ел саен республика буенча 70 меңнән артык бала һәм яшь кеше катнаша.
6 мартта Арча Мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык – 2017” XVII ачык республика телевизион фестиваленең район этабы узды. Катнашучыларның чыгышлары тамашачыга чын бәйрәм рухы бүләк итте. Ике сәгатьтән артык барган концертны тамашачы шулкадәр яратып карады, чыгышларның һәммәсенең зона турына узуын теләп утырганнардыр, мөгаен. Фестиваль район балалары һәм яшьләре арасында ел саен яңа талантларны райондашларыбызга күрсәтә. Быел да бакча балаларыннан алып (4 яшьлектән) мәктәпнең югары сыйныфларында укучылар, шәһәрнекеләр белән беррәттән авылларда яшәүче яшь талантлар да чирканчык алды. Чыгышларны яхшыга–уртакулга аерырлык та түгел, гади тамашачы күзлегеннән һәммәсе бер дигән. Ләкин хөкемдарларның үз бәясе. Балаларга үз тырышлыклары, кыюлыклары өчен генә түгел, аларга ярдәм кулы сузып, көч биреп торган, өйрәткән укытучыларына, әти-әниләренә зур рәхмәт!
Бу көнне яшь талантлар арасыннан лауреатлар диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Алар 23–24 мартта Әтнәдә узачак зона фестивалендә катнашачак. Ә анда җиңүчеләр апрель уртасында Казанда УНИКСта узачак гала-концертта чыгыш ясау хокукына ия була.
Районыбызның яшь талантларына уңышлар юлдаш булсын!
Розалия Сафина