Ир–егетләр сынатмый

2017 елның 17 марты, җомга

Ир–егетләр сынатмый

Арча спорт комплексында 11 команда арасында мини–футбол ярышы булды.

Ярышта “Татавтодор”, Лесхоз, Шушмабаш, Яңа Кенәр, Штерә, Яңа Кырлай, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, “Шәрык”, Арча спорт мәктәбендә шөгыльләнүче “Торнадо”, “Яшүсмерләр”, “Ветераннар” командалары катнашты. Иганәчесе – “Газстрой” ширкәте җитәкчесе, район мини–футбол федерациясе рәисе Руслан Хәмитов.

Ярышта “Яшүсмерләр” командасы 1нче урынны алды. “Татавтодор” филиалы ир–егетләре 2нче урынны яулады. Яңа Кенәр җыелма командасы 3нче нәтиҗәгә иреште. Иң оста уенчылар да билгеләп үтелде. Алар: оста һөҗүмче – “Яшүсмерләр” командасыннан Илмир Рәхимҗанов, иң яхшы саклаучы – Яңа Кенәр командасыннан Тимур Шадалиев, иң яхшы капкачы – “Татавтодор” филиалыннан Рамил Әскәров.

– Мини–футбол өчен яңа капкалар ясалды, 60 мең сумлык туплар алынды, – дип сөйли Арча спорт комплексында тренер Ренат Насыйбуллин.

Р. ГАРИФҖАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International