Язын песи дә сайрый

2017 елның 17 марты, җомга

Язын песи дә сайрый

Көтек авылында яшәүче Раян Нигъмәтҗанов үзенә очраган кызыклы хәлләр турында шалтыраткалап тора.

– Безнең яшь песи кош кебек сайрый, – диде ул соңгы шалтыратуында. – Болай гына аңлатуы кыен, мондый хикмәтне үз күзләрең белән күрү, үз колакларың белән ишетү кирәк.

– Песи ничек сайрасын инде? – дим, ышанып бетәсе килмичә.

– Агачта чыпчыклар чыркылдаша, песнәкләр сайрый. Менә шул агач төбенә килә дә, арткы аякларына басып алгы тәпиләрен болгый–болгый нәкъ шул кошларныкы кебек авазлар чыгара.

Яз җитүгә бөтен табигать тә җанлана. Игътибарлы кешегә “җим” җитәрлек.

Тавык төшенә тары керә, диләр. Мин төштә сыерчыклар сайравын күрдем. Бер агачка җыелганнар да, канатларын кага–кага сайрыйлар. Уянып киткәч тә рәхәтлек тоеп яттым. Юлдадыр инде алар, ерак та түгелләрдер. Ояларын көздән әзерләп калдырган идем. Узган ел 16 мартта ук кайтып җиткәннәр иде.

Кыш буе да кошлардан аерылып тормадык. Тәрәзә каршындагы җимлекләрдә азык өзелмәде. Җәй буе җыеп барган бройлер майлары, көнбагыш, ипи валчыклары, ярмалар – бар да канатлы дусларны сыйлауга китте.

Чыпчыклар, песнәкләр, кара бүрекләр таң беленә баш- лауга иртәнге ашка җыйнала. Шул кадәр ияләштеләр, яннарыннан үтеп йөргәндә дә очып китәргә ашыкмыйлар. Песнәкләр җилкәгә, башка ук кунмакчы.

Беркөн чыпчык, песнәкләр арасында бер пәһлеван күрдем. Игътибар белән карасам, имән борын (дубонос) дигән кош булып чыкты бу. Имән чикләвеге ватарга шундый таза томшык кирәктер шул. Әле тагын кыш буе үрмәләч дигән кош күренгәләде. Ул агач кәүсәсе буйлап үрмәләп менә, аска таба йөгереп төшә.

Озакламый песнәкләр, кара бүрекләр, үрмәләчләр урманнарга юл тотар.

Бу көннәрдә бакчабызда песнәкләр сайрый. Алар урынын сыерчыклар, киндер чыпчыклар, сиртмә койрыклар һ.б. алыр. Күкрәк киереп җиргә яз килә!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International