1нче мәктәп оештыра белә!

2017 елның 17 марты, җомга

1нче мәктәп оештыра белә!

Арчаның 1нче мәктәбендә “Сугыш чоры балалары” дигән кичә үткәрелде. Зал тулы укучылар һәм укытучылар иде. Кунакка сугыш чоры баласы, ветеран укытучы Илдус Сәгъдиевны чакырганнар.

Афәрин, балалар сәхнә күренешен йөрәкләрне тетрәндерер- лек итеп башкардылар. Сугыш чоры балаларын, чын мәгънәсендә, күрсәтә алдылар. Ачлык, ялангачлык, ятимлек – сугыш чоры баласын иртә картайткан михнәтләр. Зал тып–тын калып, сәхнәдәге тамашаны күзәтте. Күңелләр тетрәнде…

Ветеран укытучы Илдус Сәгъдиев сүз алды.

– Сез бәхетле.., – диде ул. – Без әти белән әнигә 6 бала идек. Ачлык йөрәккә сеңеп калган. Безне үлемнән бәрәңге коткарып калды. Хәлемнән килсә, бәрәңгегә һәйкәл куяр идем. Ә куярга кирәк! Язын басу–кырлар кардан ачылгач, черек бәрәңге җыярга чыгар идек. 7–8 яшьтән, иртәрәктер дә әле, колхозда эшли башладык. Әти сугыштан кайтмады… Әти сүзен әйтергә тилмереп үскән балалар без. Бүген дә ул теләк сүнмәгән әле. Сугыш чорында мәктәпләр ябылмады. Әни иртәнге сәгать 4тән аяк өстендә булыр иде. Төнгә кадәр эштә. Кечкенә генә ябык хатын, балаларны таратмыйча, ничек итеп тормышны алып бара алды икән, дип аптырыйм. Кадерле балалар, бүгенге тормышның кадерен белеп, әти–әниегезгә, мәктәпнең йөзенә кызыллык китермичә укырга һәм яшәргә тырышыгыз!

Мәктәп директоры Эльмира Сафина Илдус Сәгъдиевка рәхмәт әйтеп, чәчәкләр бирде.

Арчаның 1нче мәктәбендә менә шундый зур тәрбияви көчкә ия булган кичә үткәрелде.

Румия СатТарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International