Беренче урында – кешеләр

2017 елның 25 августы, җомга

Беренче урында – кешеләр

22 августта Арчада “Тоннель” операциясе үткәрелде. Бу юлы игътибар үзәгендә пассажирлар ташучы автобуслар булды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре иртәнге алтыдан җидегә кадәр Зур Бирәзә тавы астында автобусларны “аулады”.

– Мондый чаралар элек тә үткәрелә иде. Әмма җәй башында Зәй янында күп кешеләрнең гомерен өзгән автобус һәлакәтеннән соң бу мәсьәләгә игътибар тагын да артты, – диде бүлекчә җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Закон буенча шәһәрара маршрутларга йөргән автобусларның һәрберсендә (шулай ук ерак юлларга йөрүче йөк машиналарында да) тахограф, машина йөртүче картасы булырга тиеш. Ул маршрут дәвамында автобус белән идарә итүченең эш режимын, ялын (ерак юлларга йөрүчеләр 8 сәгать саен 2 сәгать ял итәргә тиеш), автобусның тизлеген, кайчан чыгып киткән, кайларга барган, күпме ягулык тотканлыгын һәм башкаларны – барысын язып бара. Тахографның тагын бер бурычы – автобус йөртүчене дисциплинага өйрәтү. Автобус шоферы кешеләр тавышы белән игътибарын читкә юнәлтеп, тизлекне арттырып җибәрергә мөмкин. Ә прибор аны көйләргә ярдәм итә. Беренче чиратта ул кеше факторы турында онытмаска тиеш.

Шулай ук “Тоннель” операциясе барышында автобусларның (пассажирлар белән маршрут, эшчеләр йөртүче вахта автобуслары) техник торышы, йөртүчесенең документлары да тикшерелде. Бер сәгать эчендә генә дә 6 автобус шоферына беркетмә төзелде. Автобусларның я тахографы, я машина йөртүче картасы юк, я булса да эшләми, я ул техник яктан төзек түгел.

Балтачтан Казанга баручы микроавтобус тахографсыз күптәннән йөри икән инде. “Алты тапкыр беркетмә төзеделәр”, – ди йөртүчесе. Балтачтан икенче микроавтобусның тахографы бар, йөртүче картасы юк. Тагын берсенең картасы урынында, беренче карашка бәйләнер урын юк, тик ул эшләми булып чыкты. Димәк, төзек түгел, дигән нәтиҗә ясалды. Һәр очракта штраф 1мең сумнан 3 мең сумга кадәр. Монысы йөртүченең үзенә. Рейска чыгарып җибәргән вазыйфаи затка 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр. Тахографның бәясе 40 мең сумнан башлап. Аны сатып алуы күпкә арзанга төшәргә мөмкин түгелме соң? Нигә җитәкчеләр алып куймый икән?

Бер микроавтобусның алдагы тәрәзәсе ватык.

– Бу очракта йөртүчесенә 500 сум штраф. Транспорт чарасын төзек булмаган хәлдә юлга чыгарып җибәргән механикка 5000–8000 сумга кадәр штраф язарга була. Автобуста аптечка, янгын сүндергеч булмаган очракта да штраф шул күләмдә, – диде Ришат Хуҗин. – Кешеләр утыртып йөрүче транспорт һәр яктан кагыйдәләргә туры килергә тиеш.

Гөлсинә Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International